Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Куакбаш авылында китапларны әби-бабай белән оныклар бергә укый (ФОТОЛАР)

Куакбаш авылы китапханәсендә шундый исем белән кызыклы акция үтте. Шундый чара үткәреләчәге турында хәбәр иткәч китапханәгә оныкларын ияртеп олы яшьтәге иң актив китап укучылар җыелды. Аларны китапханәче ачык йөз белән каршы алды, гаиләдә бала тәрбияләүдә, баланы китап укуга тартуда әби - бабайларның да роле зур икәнлеген искәртеп үтте. Оныкларының уңышлары...

Куакбаш авылы китапханәсендә шундый исем белән кызыклы акция үтте. Шундый чара үткәреләчәге турында хәбәр иткәч китапханәгә оныкларын ияртеп олы яшьтәге иң актив китап укучылар җыелды.

Аларны китапханәче ачык йөз белән каршы алды, гаиләдә бала тәрбияләүдә, баланы китап укуга тартуда әби - бабайларның да роле зур икәнлеген искәртеп үтте. Оныкларының уңышлары турында, кайсы күпме китап укуы, нинди конкурсларда катнашып уңышларга ирешүләре турында бик рәхәтләнеп сөйләде. Әби - бабаларына зур рәхмәтләрен ирештерде.

Форсаттан файдаланып яңа китаплар белән таныштырды, китапханәгә килүче төрле кызыклы журналларны тәкъдим итте.Чараны дәвам итеп әбиләре оныкларына мәрхәмәтлелек, олы җанлылык турында хикәяләр, әкиятләр укыдылар.

Китапханәгә үз оныгы Ләйлә белән килгән ветеран укытучы Мәмдүдә Валиуллина үзенең яңа шигырьләрен укып китте. Аларны кунаклар бик җылы кабул иттеләр. Чара ахырында барлык катнашучыларга акциянең эмблемасы төшерелгән медальонннар таратылды.

Соңыннан әбиләре оныклары белән бергәләп китаплар сайладылар.
Гүзәлия Мифтахова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев