Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кулдан килгәнне эшлик

Сугышлы авылы тирәсендәге "Степной" заказнигы территориясен чүп-чардан чистартырга ул көнне илледән артык кеше чыкты. Шәһәрдән Шөгер ягына таба барганда, безне сөркәләр (сурок) утырып озатып кала. Нәкъ менә алар "Туган якны өйрәнү музее" хезмәткәрләренә әлеге акцияне оештырырга этәргеч биргән дә инде. Тик сөркәләрдән бигрәк, алар оясы тирәсендәге чүп-чар күплеге. Шуңа әлеге...

Сугышлы авылы тирәсендәге "Степной" заказнигы территориясен чүп-чардан чистартырга ул көнне илледән артык кеше чыкты.
Шәһәрдән Шөгер ягына таба барганда, безне сөркәләр (сурок) утырып озатып кала. Нәкъ менә алар "Туган якны өйрәнү музее" хезмәткәрләренә әлеге акцияне оештырырга этәргеч биргән дә инде. Тик сөркәләрдән бигрәк, алар оясы тирәсендәге чүп-чар күплеге. Шуңа әлеге чараны да "Сөркә оясы тирәсен җыештыру" дип атаганнар. Аларның идеясен "Степной" заказнигы җитәкчесе Фәрит Динмөхәммәтов, күтәреп алып, табигатькә битараф булмаган кешеләр катнашында бик тә кирәкле эш башкардык. Ул көнне биш дистәдән артык кеше җыелу - аларның табигатьне саклау буенча эшчәнлегендә ялгыз булмавын күрсәтә. Әнә бит билгеләнгән вакыт җиткәнче, автобуска килеп тә утырганнар.
Автобус "Туган якны өйрәнү" музее яныннан сәгать 10 да Сугышлы авылы ягына кузгалып китте. Музей директоры Наилә Галиева бер-беребез белән таныштырып бара. Иң арткы рәткә 7 нче мәктәп укытучысы Наилә Шәрипова җитәкчелегендә экологик түгәрәккә йөрүче укучылар утырган, "Аек Лениногорск" җәмгыяте вәкилләре бар, "Шанс" клубының "Мөстәкыйль балалар" проектында катнашучылар да табигатькә битараф түгел икән, тагын музей, культура хезмәткәрләре һәм гап-гади лениногорскилылар. Без килеп туктауга, тагын берничә җиңел машина килеп кушылды. Әлеге эшкә гаиләләре , хәтта кечкенә балалары белән чыгучылар бар икән. Бераздан велосипедчылар куып тотты. Менә шулай төрле-төрле һөнәр ияләрен, төрле яшьтәге кешеләрне берләштерде, дуслаштырды әлеге чара. Хәер, табигать каршында барыбыз да бертигез бит.
Шулай итеп, кулларга капчыклар тотып, төрлебез - төрле якка таралыштык. Алдан ук кисәтеп куелды: без бары тик кеше тарафыннан ташланган чүп-чарны гына җыячакбыз. Ә ул җитәрлек - пакет, пыяла кисәкләре, пластик шешә, конфет кәгазе, кыскасы, гомердә черемәячәк чүп-чар. Эш барышында Сугышлы мәктәбе укучылары белән дә очраштык. Мәктәпнең "Адонис" фәнни оешмасына йөрүче җиде укучының әлеге акциягә кушылулары икән. Алар бездән читтәрәк эшләде. Укытучылары Фәния Әхмәтова: "Без Сугышлы янындагы Ташлы тау һәм Салкын чишмә территориясендә эшләдек. Алдагы көнне генә мәктәптә экологик белем көненә багышланган чаралар үткәргән идек. Бу безнең өчен шулкадәр яхшы практика булды", - дип куана. Хәер, барыбыз өчен дә яхшы практика булды ул. Автобусны "Контакт - С" җәмгыяте биргән иде. Әлеге акциянең мөһимлеген аңлап, Сирин Бәдретдинов, гаиләсе белән катнашып, территорияне чүп-чардан чистартуда шәхсән үз өлешен кертте."Ярмарка" нәшрият йорты директоры Владимир Кожевников хезмәткәрләре белән чыккан. Миңа мәктәп укучылары һәм балаларның тырышлыгы ошады. Шулкадәр күңелләрен биргәннәр, капчык тотып йөгереп кенә йөриләр. Иманым камил, менә бу балалар киләчәктә конфет, туңдырма кәгазьләрен җиргә ташлап китмәс инде.
Юл кырыенда капчык шактый өелеп кала бирә. Ә без үзебез дә сизмичә, Керкәле янындагы күкертле чишмәгә кадәр барып җиткәнбез. Монда чиста, нефтьчеләрнең кулы тиюе күренеп тора, бергә тамак ялгап алырга да бик яхшы булды. Сок һәм пирогтан һәркем авыз итте, шифалы чишмә суы эчте, аралашты. Музей директорының: "Хөрмәтле лениногорскилылар! Әйдәгез, табигатьне чүпләмик, районыбыз чисталыгы белән аерылып торсын. Тирә-ягыбызның чисталыгы өчен кайгыртып, без кош-корт, җәнлекләр, бөҗәкләр һәм дә үзебезнең киләчәгебез турында кайгыртабыз", - дигән сүзләренә барыбыз да кушылдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: экология