Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кулланучы почмагы: Суыткычны кире кайтарып буламы?

Өйгә яңа суыткыч алырга телибез. Әгәр без сатып алсак, ул безгә ошамаса яки туры килмәсә, әлеге көнкүреш техникасын кире кайтарып булырмы икән, дип сорый Лениногорскидан Мансур әфәнде.

 


Әлбәттә, суыткыч сатып алу – чәйнек яки кәстрүл сатып алу гына түгел, ул кыйммәтле техника, озак еллар дәвамында куллану өчен сатып алына. Сатып алганда, аны кибеткә кире кайтарып буламы соң дип, бик аз кеше генә уйлый. Суыткычны кире кайтару буенча әлеге өлкәдә законның төп таләпләрен белмәгәндә проблемалар да китереп чыгарырга мөмкин.

Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең кулланучылар хезмәте буенча белгечләр аңлатуынча, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Федераль закон сатып алганнан соң, товарны 14 тәүлек дәвамында кире кайтару мөмкинлеге барлыгын күрсәтә, тик суыткыч җиһазларына әлеге кагыйдә кагылмый, чөнки ул алмашынырга һәм кире кайтарылырга тиешле булмаган продукция исемлегенә керә (РФ Хөкүмәтенең 31.12.2020 ел,  2463нче карары). Карардагы исемлекнең 11 пункты нигезендә, суыткыч көнкүрештәге техник яктан катлаулы әйбер-товар, шуңа күрә сыйфатлы товарны, сәбәпләрен аңлатмыйча гына кире кайтарып булмый.

Белгечләр аңлатуынча, мондый техниканы тиешле күләме, габариты, төсләре туры килмәү сәбәпле, кире кайтарып булмый. Суыткыч ошамаса, аны кире кайтарырга мөмкинме, дигән сорауга сатучы уңай җавап бирмәячәк.
Закон нигезендә, суыткычның бәясе түләнгән, әле кибеттә складта торган очракта да, аны сатучыга кире кайтарып булмый инде. Товарның тулы бәясен түләү сату-алу килешүенә тиңләштерелә.

Шулай ук суыткыч җиһазлары РФ Хөкүмәтенең 2011нче елдагы  924 номерлы карары белән расланган техник яктан катлаулы эшләнмәләр исемлегенә кертелгән. Шуңа бәйле рәвештә суыткыч җиһазларын кире кайтаруның махсус кагыйдәләре бар. Сатып алучы 15 көн дәвамында аз гына җитешсезлекләр ачыкланганда да, кибеткә мөрәҗәгать итәргә һәм товарны алыштыруны, ә аналоглары булмаган очракта – акчаларын кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев