Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Кулларыма чигү алып, яшьлегемә кире кайттым”

Китапханә хезмәткәрләре кул эшләре күргәзмәсендә катнашырга чакыргач, элек чиккән тастымал, кулъяулык, сөлгеләрне алып килгән булган Гөлсинә Җиһангирова. Бу чиккән әйберләр өебезнең һәр почмагын бизәп тора иде, ди ул.

Шул вакытта яшьлекләре искә төшеп,  кулга яңадан энә – җеп алырга булган ул. Ләкин инде элеккечә генә түгел, чиккән тукыманы рамнарга урнаштырып куя башлаган. Бер ел дигәндә кул эшләре 60 тан артып та киткән.

Күпчелек эшләрендә табигать күренешләре урын алган. Аллы-гөлле чәчкәләр чигәм, аеруча чебен гөмбәсен төшерергә яратам, аны биш-алты тапкыр чиктем инде, ди.

Чигүләре дә төрле-төрле. Шома чигүле эшләрне 2-3 көндә ясый, крестиклысы озаграк инде әлбәттә, аннары тасмалы чигү белән дә мавыга Гөлсинә апа. Соңгы арада яңа төрле алмазлы чигү белән дә кызыксынып киткән. Чигүле картиналар, мендәрләр бер ел дигәндә квартирларының һәр почмагын бизәп куйган.

Көн дә чигәм, төн дә чигәм, ди Гөлсинә ханым. Йоклый алмаган вакытларда еш кына чигүемне алып утырам, шуның белән күңелем тынычлана, дип уртаклашты ул.

 

Гөлназ Хәйретдинова, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев