Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы өлкәннәр көне белән котлый

Хөрмәтле өлкән яшьтәге лениногорскилылар, авыл хуҗалыгы тармагы ветераннары! Сезне чын күңелдән Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм. Әлеге бәйрәм чорлар әм буыннар арасында тыгыз бәйләнешне гәүдәләндерә. Өлкән буын кешеләре үзләренең һөнәри белемнәрен һәм тормыш зирәклеген яшь буынга тапшыра. Без моны авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә күрәбез, сизәбез. Лаеклы ялда булсалар да, шушы...

Хөрмәтле өлкән яшьтәге лениногорскилылар, авыл хуҗалыгы тармагы ветераннары!
Сезне чын күңелдән Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм. Әлеге бәйрәм чорлар әм буыннар арасында тыгыз бәйләнешне гәүдәләндерә. Өлкән буын кешеләре үзләренең һөнәри белемнәрен һәм тормыш зирәклеген яшь буынга тапшыра. Без моны авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә күрәбез, сизәбез. Лаеклы ялда булсалар да, шушы өлкә өчен борчылалар, уңышлары өчен сөенәләр.
Алар элек үз эшләренә фидакарьләрчә бирелеп эшләгән, бүген дә элеккеге колхоз рәисләре ул чорларны яхшы хәтерли, күңелләре белән һаман анда. Ветераннарыбыз урак вакытында тыныч кына утыра алмый: әле дә кыр-басуларга чыгып, игенчеләрнең хәлен белеп, зирәк киңәшләрен бирәләр.
Сезгә нык исәнлек, гомер көзегездә кояшлы, аяз көннәр телим. Шатлыклы хәбәрләр ишетеп, якыннарыгыз, балаларыгызның игътибарын, җылысын тоеп озак яшәргә язсын.
Илнур Шәймарданов ,
авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев