Лениногорск депутатлары 6нчы мәктәпкә Дамир Исламов исемен бирүне бер тавыштан кабул иттеләр
Лениногорск мэриясендә шәһәр һәм район Советлары сессиясе узды. Анда мөһим сораулар каралды.
Шуларның берсе – шәһәрнең 6нчы мәктәбенә Россия Герое Дамир Исламов исемен бирү. Дамир шушы мәктәптә укыган, 2014 елда аны тәмамлаган.
Лениногорск администрациясенә мәктәпнең укытучылар һәм укучылар коллективы исеменнән белем бирү учреждениесенә Дамир Исламов исемен бирү турында гариза кергән булган.
Ул уңай хәл ителде, сессиядә депутатлар бертавыштан әлеге карарны кабул иттеләр.
Дамир Исламов – Украина территориясендәге махсус хәрби операциядә 2022 елның 7 мартында һәлак була. Өлкән сержант Дамир Нәзировичка батырлыгы, кыюлыгы өчен вафатыннан соң Россия Герое исеме бирелә.
Узган ел 6нчы мәктәптә Дамир Исламовка бюст куелды, мәктәп музеенда аңа багышланган экспозиция эшли. Мәктәпнең юнармия отряды аның исемен йөртә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев