Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск гимназиясендә зур гаилә бәйрәме үтте (фотолар)

Учагында утыны янса, димәк, ул җылы тарата. Гаилә дә нәкъ шулай. Психологлар да бит гаиләне "психологик сыену урыны" дип атый. Агачны яфрак бизәгән кебек, гаиләләрне аның мәрхәмәтле балалары бизи. Моның ачык мисалы булып, гимназиядә үткән кичә тора. Беркөнне бездә "Гаилә ул - җылы учак" дигән әдәби-музыкаль кичә үтте. Ә артистлары...

Учагында утыны янса, димәк, ул җылы тарата. Гаилә дә нәкъ шулай. Психологлар да бит гаиләне "психологик сыену урыны" дип атый. Агачны яфрак бизәгән кебек, гаиләләрне аның мәрхәмәтле балалары бизи. Моның ачык мисалы булып, гимназиядә үткән кичә тора.

Беркөнне бездә "Гаилә ул - җылы учак" дигән әдәби-музыкаль кичә үтте. Ә артистлары кемнәр дисезме? Әлбәттә, укучылар һәм аларның әти-әниләре иде. Әниләр ул һәм кызлары белән дуэт җырладылар. Болар: Венера Камалтдинова - кызы Алия, Гүзәл Талипова - улы Рияз, Гөлнара Шәрифуллина - улы Азат, Динар Мәгъсумов - апасы Азалия, Гөлүсә Галимова - улы Таһир. Аларның дәртле һәм моңлы тавышын тыңлап, күңелләр тагын да күтәрелеп китте. Балалары белән бергә шигырь сөйләүче әниләр дә бар арабызда, моңа да күбесе сокланды. Милена Максимованың яңгыравык тавышы әнисе Илмираныкы кебек матур ишетелде. Рөстәм Әмировның әнисе Әдиләне тыңлавы да күңелле хисләр калдырды. Ә Катя Лазарева һәм аның ике игезәк кечкенә сеңелесе, сәхнәгә күтәрелгәч, зал тып-тын калды. Аларны "Минем гаиләм" дигән шигырь әсир итте. Әниләре Альбина пешергән бавырсак та бик тәмле иде. Ильяс Хаҗиев әнисе Сиринә белән матур итеп татарча биеделәр. Гөлназ Ямашева сәхнәдә акапелла җырлады. Аңа әбисе дә, әнисе дә көч биреп тордылар. Зәринә Вәлиева әнисе Лилия белән фокус осталары булып чыктылар. Алай гына да түгел, зур торт пешереп килеп, уңганлыкларын күрсәттеләр.

Бәйрәмнең икенче өлеше сыйныф бүлмәсендә өстәл артында дәвам итте. Әниләр бу яктан да өлгер булып чыкты. Алма агачыннан ерак төшмәгән кебек, балалар да әти -әниләренә охшап, талантлы, ярдәмчел, кече күңеллеләр.

Шундый кичәләр балаларны, әти-әниләрне, гаиләләрне берләштерә, дигән фикердә торам. Укучыларым да каршымда бер карыш үсеп киткәндәй тоелды. Сәнгатькә гашыйк балалар һәм ярдәмчел ата-аналар булганда, тормышыбыз да, укуыбыз да ямьлерәк булыр.

Венера Галимова, III "А" сыйныф җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев