Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск халык театры "Бәхет шәле" премьерасын тәкъдим итте

Лениногорскидагы Рәшит Шиһап исемендәге татар халык театрының яңа спектакле, бер сәгатьтән чак кына артыграк вакыт эчендә, тамашачыны нинди генә хисләр дөньясына алып кермәде.

Мәдәният йортына килгән кеше спектакльне карау белән генә чикләнде дию – бик коры әйтү булыр, халык бу сәхнә әсәренең эченә үтеп керде.  

Аның геройларының язмышы белән яшәде, бергә көлде, елады. Театрның һәрбер спектаклен зарыгып көтеп алган тамашачы өчен  көтелгәннән дә зуррак бүләк булды бу тамаша. Язучы Нәбирә Гыйматдинова әсәре буенча куелган  “Бәхет шәле” спектакленең премьерасы  Мәдәният сараенда  узды.

Спектакльнең  режиссеры – бик озак еллар дәвамында  Лениногорск халык театрының алыштыргысыз җитәкчесе  булган  мәшһүр талант иясе  Мәдинә Сафиуллина.  Спектакльдә ул баш рольне – оныгына югары уку йортында укырга булышу өчен шәлләр бәйләүче әбине уйный.  Әмма аның шәлләре гади генә түгел, бәхет китерүче шәл булып чыга.  Пьесаның тулаем эчтәлеген сөйләп, булачак тамашачы өчен кызыгын киметмик. Тик катлаулы гомер юлы үткән, яшьли ирен сугышта югалткан, аның фронттан килгән өчпочмаклы хатлары белән әлегә кадәр юанып яшәүче әби турында әйтми  булмый.  Хатларның эчтәлеген ул әллә кайчан ятлаган, һәр  нокта, өтеренә кадәр белә.  Аларны укыганда,  яшьлек яры белән бәйле булган хатирәләрнең  экранлаштырылып күрсәтелүе бик уңышлы режиссерлык алымы.  Тамашачы бу урында тыңлап кына калмыйча, үзе дә тулам  вакыйгалар эченә кереп китә.  

-    Мин спектакльне сәхнәгә  берүзем генә куймадым,- ди Мәдинә Гәрәевна. - Пьеса барышында отышлы алымнар булу, гомумән, аның сәнгать әсәре булып җитешүе – коллективның бердәм тырышлыгы, иҗади уңышы ул.

 Әйе, режиссер һәм башкаручылар бер-берсенең сүзенә колак салып,  фикерләрне уртага салып киңәшкәндә “Бәхет шәле” кебек, тамашачы күңеленә үтеп керердәй әсәрләр тудырырга була.  

Мәдәният  сарае  җитәкчесе Флёра Төхвәтова әйтүенчә, театрга  яңарак килеп кушылган талантлы яшь  артистлар булу куанычлы хәл. Шундый артистларның берсе – Ренат Шәрипов,  Арчада туган егет. Казан театрларының берсендә сәхнә машинисты булган. Хезмәте сәхнә белән бәйле булгач, әлбәттә, күп кенә спектакльләр, танылган артистлар белән таныш. Сәхнә бизәлеше дә аның күз карашыннан читтә кала  алмаган билгеле. Лениногорск Мәдәният  сараенда да Ренат- сәхнә машинисты, әмма “Бәхет шәлен” сәхнәгә куярга әзерләгәндә, бизәлеш өчен уңышлы гына алымнар  тәкъдим иткән.  Артист буларак, үзе уйнаган герой образына керүнең үзенчәлекле юлларын тапкан. 

Икенче яшь артист – Рияз Талиповны  режиссерның сәхнә ачышы дисәң дә була. Аңа 13 яшь,11 нче гимназиянең 7а сыйныфында укый. Кечерәк сыйныфта укыганда гимназиядә Зөмәрә Шәрәпова җитәкчелегендәге театр түгәрәгенә йөрегән булган  Мәдәният сарае директоры Флёра Төхвәтова театрга яшьләр килеп кушылылуына бик шат булуын яшерми.

Спектакльнең музыкаль бизәлешен Гүзәл Вәлиуллова башкарган. Ул да үз эшенең остасы.

 Әсәрне сәхнәләштерүче – театрның  артисты, аның йөзек кашы Гүзәл Талипова.  Спектакльдә төп рольләрнең берсен башкаручы да ул.  Гүзәлнең таланты күпкырлы.   Шигырьләр, җырлар авторы да.  Аның иҗат җимешләре республика басма матбугатында  да  дөнья күрә. Ул спектакльдә  уйнаган  роленә  тирән үтеп  кереп, сәхнә героеның эчке дөньясын тулаем ачып салу сәләтенә ия. 

Әлбәттә, янәшәдә Флера Тәхаува, Рәфис Сөләйманов кебек  осталар  булуы да  зур ярдәм итә.  “Бәхет шәле”ндә  лениногорскилылар  бик күптәннән яратып өлгергән  әлеге артистлар катнашуы, спектакль афишасына күз салу белән үзенә тартты,  ди аны карарга килүчеләр.  

“Бәхет шәле” премьерасы онытылмас шәхесләр Рәшит Шиһап, Энҗе Мусина истәлегенә багышланды

Исламия Галимова

Тулырак "Заман сулышы" газетында

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев