Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск мәчете кышкы каникулда балалар ялын оештырды

Кышкы каникул көннәрендә Лениногорск мөхтәсибәте мәктәп балалары өчен рухи-сәламәтләндерү чаралары уздырды.

Лениногорск мөхтәсибәтендә «Сәлам» лагеренда ир балалар өчен курслар үтте. Әлеге дини-әхлакый ял чарасында 13-14 малай катнашты. Алар белән 3 вожатый эшләгән. «Вожатыйлар бик акыллы, укымышлы», – дип хәбәр иттеләр мәчеттән.

Балаларны ашханәдә ашарга пешерүче апалар тәмле итеп ашатканнар. Әниләре, әбиләре тарафыннан туклану буенча бары мактау сүзләре генә килеп торган.

Малайлар  әдәп-әхлак тәрбиясе алган, моңа кадәр үзләштергән белемнәрен тирәнәйткәннәр. Укудан бушаган арада малайлар төрле  иҗади бәйгеләр һәм конкурсларда катнашкан. Викториналар үткәргәннәр. Урамда, саф һавада уйнаганнар. Кинога барып кайтканнар һәм Боз сараена тимераякта шуарга барганнар.

 

фотолар: мөхтәсибәттән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев