Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск мәктәпләре 308 укучысын олы тормыш юлына чыгарды (+фотолар)

Быел шәһәр һәм район мәктәпләреннән 308 чыгарылыш укучысы китте, шуның 71енә “Укуда аерым өлгерешләре өчен” медале тапшырылды

Әнә үзәк мәйданга килгән чыгарылышлар алга куйган максатлары, планнары белән бүлешә, бердәм дәүләт имтиханнарының биремнәре турында бер-берсеннән сораштыра. Кызларның күлмәкләре күз явын алырлык, прическалар, макияжлар ясатканнар, егетләр өр-яңа күлмәк-чалбардан, костюм киярлек түгел бит, көн бигрәк кызу иде.

Лениногорск районы үзенең сәләтле укучылары белән горурлана ала. Әнә бит 71 укучы алтын медальне алыр өчен район башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм Мәгариф идарәсе җитәкчесе Вагиз Санатуллин янына чыкты. Шуларның унысы – авыл мәктәпләре укучылары иде. Медаль алучы кызларны  сәхнәгә әтиләре, егетләрне әниләре озатты.

-    Сез, хөрмәтле чыгарышлар, әти-әниләрегез белән бергә зур сынау уздыгыз. Киләчәктә сезне тагын да зур уңышлар көтеп торсын, - диде Рәгать Хөсәенов котлау сүзләре җиткереп.

Җитәкчеләр котлагач, аннары әтисе яки әнисе баланы котлап, чәчкә тапшырды. Чыннан да, бала яхшы укып, аның өчен горурлык хисләре кичерү – әти-әнигә зур куаныч.
Бердәм дәүләт имтиханнарын иң югары баллга – 100 баллга тапшыру җиңелләрдән түгел. Мәгариф идарәсе җитәкчесе Вагиз Санатуллин 100 балл җыйган укучыларның һәркайсының исемнәрен тантаналы кичәдә әйтеп узды.

“Шәһәр һәм районның 7 укучысы бердәм дәүләт имтиханнарын аерым фәннәрдән 100 баллга тапшырды. Алар: Әминә Гайнетдинова, Лия Замалетдинова (12нче лицей), Ләйлә Зиятдинова (Шөгер мәктәбе), Анна Зотеева (2нче мәктәп), Софья Анисифорова (5нче мәктәп), Вероника Эскина (4нче мәктәп), Данис Гимаев (7нче мәктәп). Котлыйм, киләчәктә зур уңышлар телим”, - ди Вагиз Санатуллин.

Химия фәненнән 99 баллны 7нче мәктәп укучысы Рәшит Гирфанов туплаган.

Рус теленнән 98 балл җыючы укучыларның исемнәре яңгырады: Софья Анисифорова һәм Дарья Заплетаева 5нче мәктәптән, Варвара Баганова һәм  Дарья Батырева – 6нчы мәктәп укучылары, Айгөл  Вильданова – 12нче лицейдан,  Анастасия Лапицкая – Иске Куак мәктәбе, Әмир Солтанов һәм   Ризидә Хәбибуллина Тимәш мәктәбе укучылары.

Укучыларга һәм аларны имтиханнарга әзерләгән укытучыларга мактау, хөрмәт сүзләре әйтелде.
Чыгарылыш кичәсе дәртле биюләр, традицион вальс, җырлар белән бергә үрелеп барды.

Гүзәлия Нигъмәтҗанова фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев