Лениногорск поликлиникасында коронавируска каршы прививканы борын аша да ясыйлар
Соңгы көннәрдә Татарстанда бер тәүлек эчендә ковидның 800-900 яңа очрагы ачыклана. Коронавирусны кисәтү өчен, иң беренче чиратта ковидка каршы вакцина яки ревакцинация ясатырга кирәклеген һәркем белә хәзер.
Лениногорск үзәк район хастаханәсе поликлиникасына атомайзерлар – препаратны йоткылык өстенә сиптерергә мөмкинлек бирә торган, шприцка киертелә торган җайланмалар кайтты, дип хәбәр итә баш табиб Рим Әмиров.
Поликлиникада икенче төрлесе – “интраназально” дигәне дә кулланыла. “Бу очракта прививка борын куышлыгына кертелә, - дип аңлата поликлиникада прививка кабинетында шәфкать туташы булып эшләүче Лилия Фахруллина. – Без атомайзерларны җәйдән бирле көттек. Хәзер прививка алырга килгән лениногорскилыларга ике ысулның берсен сайларга тәкъдим итәбез. Ике очракта да шул ук “Спутник V” кулланыла. Борын аша ясала торган прививка 18 яшьтән узган гражданнарга ясала”, - ди шәфкать туташы Лилия.
Борын аша ясала торган вакцина да ике компонентлы, беренчесеннән соң өч атна узгач, икенчесе кертелә. Табиблар фикеренчә, борынга кертелә торган вакцина ревакцинация өчен иң кулае. Ә беренче тапкыр вакцинация узучыларга Спутник V вакцинасын инъекция рәвешендә кадату киңәш ителә. Бүгенге көндә борын аша прививканы 30дан артык кеше алган инде.
Гомумән алганда, коронавируска каршы прививка ясатучылар шактый, шулай ук ревакциянациягә килүчеләр дә бар, диләр прививка кабинетында эшләүчеләр. “Көненә 80ләп кешегә прививка ясыйбыз. Хәзер лениногорскилыларда вакцинадан беренче этаптагы кебек курку хисе юк. Ревакцинация алырга килүчеләр дә үзләрен тыныч тота”, - дип сөйли Лилия Фахруллина.
Үзәк район хастаханәсе поликлиникасында 203, 210нчы кабинетларда терпевт күзәтүе узарга була, 204нче кабинетта прививка ясыйлар. Эш көннәрендә иртәнге 8.00дән 15.30га кадәр. Авыллардагы ФАПларда эш көннәрендә 8.00дән 15.00гә кадәр ясыйлар. Үзегез белән паспорт һәм СНИЛС кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев