Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск районында яшәүче 1 меңгә якын кеше авылда эшләгән еллар өчен пенсиягә өстәмә түләү ала

Бу хакта Лениногорск Социаль фонды хәбәр итә.

Авылда ким дигәндә 30 ел эшләгән, әмма хезмәт эшчәнлеген туктаткан кешеләргә пенсия күләме арттырылып түләнә. Әлеге өстәмә түләү 2019 елдан башланды һәм картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясенең 25 процентын тәшкил итә. 2023 елда бу – 1 891 сум, ә өченче төркем инвалидлык буенча пенсия алучылар өчен 945 сум, дип аңлата Клиентлар хезмәте җитәкчесе Айгөл Исламова.

Аның әйтүенчә, билгеле бер һөнәрләр һәм вазифалар буенча барлыгы 500 белгечлек исәпкә алынган, аларның исемлеге РФ Хөкүмәте тарафыннан расланган. Алар арасында механизаторлар, машина белән саву операторлары, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау буенча слесарьлар бар. Шул ук вакытта колхозда, совхозда, крестьян хуҗалыгында эшләү чоры 1992 елның 1 гыйнварына кадәр, белгечлеккә карамастан, стажга кертелә.

“Пенсиягә чыкканда “авыл өчен” өстәмәгә дип гариза бирергә кирәкми: исәп-хисап автомат рәвештә башкарылачак. Әмма әгәр граждан бу түләүне ала һәм яңадан эшкә чыгарга җыена икән, аңа бу хакта Социаль фонд бүлекчәсен кисәтергә кирәк. Кеше эшләгәндә ул өстәмә түләү алына, ә эштән азат ителгәннән соң аны гариза биргәч янәдән билгеләргә мөмкин”, - дип аңлатты Клиентлар хезмәте җитәкчесе Айгөл Исламова.

Шуны истә тотарга кирәк: 2022 елда гамәлгә кергән үзгәрешләр белән бәйле рәвештә, әгәр дә өстәмә билгеләнгәннән соң кеше шәһәргә күченсә, өстәмә түләү саклана.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев