Лениногорск районында язгы ташуга әзерлек ничек бара?
Быелгы яздан ниләр көтәргә? Язгы ташу булырмы?
Лениногорск гадәттән тыш хәлләр бүлеге, республиканың көньяк-көнчыгыш зонасы буенча 7 нче эзләү-коткару отряды начальнигы Салих Сахапов быелгы язның аеруча көчле ташулар белән янамавы турында әйтсә дә, гадәттән тыш хәлләргә әзер тору кирәклеген искә төшерә.
- Язның нинди көтелмәгән хәлләр алып килүен йөз процент ышаныч белән беркем дә әйтә алмый. Кар бик күп булмаган очракта да, көтелмәгән көчле яңгырлар яуса, елга ярыннан чыгып, су басу куркынычы яз көне барыбер була. Аннан соңгы елларда санкциясез, яшертен генә, үз белдекләре белән буалар ясау күзәтелә. Таләпләргә туры китерелмичә ясалган мондый сулыкларның яз көне көчле яңгыр булганда “китү” куркынычы зур. Кайда буа барлыгын белмәгәч, әлбәттә ул яктан зыян килер дип көтмисең. Без көньяк-көнчыгыш зонасы буенча коткару отряды булганга, чит районнарга да чыгабыз. Моннан берничә ел элек Самара өлкәсе белән чиктәш бер авылда шундый су басу очрагы булды, сәбәбе – күрше өлкәнең терәлеп торган бер урынында шундый буа буып куйган булганнар. Вакытында ярдәмгә килү генә фаҗигадан коткарып калды, - дип сөйли Салих Сахапов.
Салих Вәлирахманович әйтүенчә, язгы фаҗигагә юлыгучыларның тагын бер төркеме – балыкчылар. Яз көне бозга керүнең ни дәрәҗәдә куркыныч булуын белсәләр дә, балыкчылар тыелып кала алмый. Ә бит халыкта элек-электән “Язгы бозга ястык калынлык булса да, ышанма” дигән әйтем бар. Язгы боз кышкы бозга караганда 80 процентка көпшәгрәк була.
Гадәттән тыш хәлләр бүлеге авыл җирлеге башлыкларын, язгы ташуга әзер торырга алдан кисәтеп куя. Авыл җирлеге башлыклары авыл кешеләрен су басу куркынычы янаган йортлардан башка торакка күчәргә кирәген искәртә. Моның өчен махсус эвакуация пунктлары билгели. Эвакуация урынының кайда булуын бөтен авыл халкы белеп торырга тиеш. Аеруча Керкәле, Сугышлының елга тирәсенә урнашкан өйләрендә яшәүчеләр хәбардар булуы зарур.
Лениногорск районында Шушма елгасы буена 900ләп йорт бар. Сугышлы авылының 59 йорты су басу куркынычы булган урында тора. Аларда 90 өлкән кеше һәм 7 бала яши.
Сугышлы авыл башлыгы Альбина Зиатдинова әйтүенчә, бүгенге көндә язгы ташуга каршы төркем оешкан. Кирәкле техника һәм көймә хәстәрләнеп куелган. Җылы көннәр башлану белән төркем махсус үлчәгечләр белән Шушманың ничә сантиметрга күтәрелүен үлчәп йөри. Күрсәткечләрне гадәттән тыш хәлләр бүлегенә хәбәр итәләр. Әлегә су “бишле” саны янында, бу куркыныч түгел, диләр.
Тулырак "Заман сулышы" газетында.
Исламия Галимова һәм Наталья Лакомкина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев