Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск районында Үзбәкстан Президентын сайлауга әзерлек бара

24 октябрьдә Үзбәкстанда Президент сайлаулары узачак. Әлеге дәүләтнең гражданнары сайлауда Татарстанда катнаша ала.

 

Сайлау участогы Казанда оештырылган. 24 октябрьдә республика башкаласына сайлау участогына килә алмаучылар өчен алдан тавыш бирү оештырылган.

Лениногорск районында Үзбәкстан Президентын сайлауларга әзерлекнең соңгы этабы бара. Алдан тавыш бирү 20 октябрьдә булачак.  Лениногорск районындагы Үзбәкстан Республикасы гражданнары өчен Халыклар дуслыгы йортында участок оештырылды.

Миграция хезмәте мәгълүматы буенча, Лениногорскида 100гә якын үзбәк диаспорасы вәкиле яши. Алар төрле өлкәләрдә эшли. Шәһәр һәм районның җәмәгать эшләрендә катнаша. Диаспора җитәкчесе Хасан Азизов Лениногорскида 11 ел яши. “Үз Ватанымнан читтә яшәсәм дә, әлеге сайлауда катнаша алам”, - ди.
20 октябрьдә сайлау участогы 9.00 сәгатьтә ачыла.

Сайлау участогында барлык санитар таләпләр үтәләчәк. Антисептиклар, маска, ручкалар әзерләнгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев