Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск шәһәр һәм район Советлары сессиясендә ел хәйриячеләрен бүләкләделәр

Лениногорск мэриясендә узган шәһәр һәм район Советлары сессиясе күңелле мизгелдән башланды.

 

Күптән түгел  Татарстанда «Ел хәйриячесе» республикакүләм конкурсның соңгы өч елына нәтиҗә ясаганнар иде. Әлеге исемгә лаек булучылар арасында лениногорскилылар да бар.

Сессия алдыннан район башлыгы Рәгать Хөсәенов аларны тәбрикләде.

«Ел хәйриячесе-2019» конкурсы нәтиҗәләре буенча “Шәхси эшмәкәрләр” номинациясендә шәхси эшмәкәр Резидә Мингәрәй кызы Фәрхетдинова, «Физик зат» номинациясендә Рәсим Муллович Гәрәев һәм Тәслимә Һади кызы Рафикова җиңүче булды.

«Ел хәйриячесе-2020» конкурсы нәтиҗәләре буенча «Эре һәм урта предприятиеләр» номинациясендә «Охтин-Ойл» предприятиесе (җитәкчесе Ростәм Наилевич Хөснетдинов) җиңде.

«Ел хәйриячесе-2021» конкурсы нәтиҗәләре буенча «Коммерциячел булмаган оешмалар» номинациясендә ««Верный друг ЛЕНИНОГОРСК» иҗтимагый волонтерлык хәрәкәте җиңүче булды.

Игелекле булуыгыз һәм шәфкатьлелегегез өчен рәхмәт сезгә.

 

фотолар: Лениногорск мэриясе матбугат хезмәте

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев