Заман сулышы

Лениногорск шәһәре республика рәссамнарын рухландырган

"Безне Лениногорск районының һәр почмагы картиналар ясарга рухландырды", ди Татарстанның төрле почмакларыннан шәһәргә пленэр-симпозиумга җыелган рәссамнар. Май ахырында ачылган пленэр ике атна дәвам итте. Шушы вакыт эчендә танылган рәссамнар, биредә торып, шәһәр һәм районыбызның төрле почмагын картиналар итеп ясадылар. Ул иҗат җимешләрендә төбәгебезнең үзенә генә хас булган матур табигате, нефть...

"Безне Лениногорск районының һәр почмагы картиналар ясарга рухландырды", ди Татарстанның төрле почмакларыннан шәһәргә пленэр-симпозиумга җыелган рәссамнар.

Май ахырында ачылган пленэр ике атна дәвам итте. Шушы вакыт эчендә танылган рәссамнар, биредә торып, шәһәр һәм районыбызның төрле почмагын картиналар итеп ясадылар. Ул иҗат җимешләрендә төбәгебезнең үзенә генә хас булган матур табигате, нефть тематикасы урын алган.

Реклама

Әйтергә кирәк, республика пленэры көньяк-көнчыгыш төбәгендә беренче тапкыр гына узды. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов инициативасы белән чакырылган рәссамнарның биредә кураторы булып Мөдәррис Минһаҗев йөргән.
Рәссамнар арасында республиканың төрле почмагыннан килүчеләр бар иде. Мәсәлән, Яр Чаллы рәссамы Рауза Иванова өчен Лениногорск чит түгел. Ул 1974-1978 елларда педучилищеда укыган. Шунлыктан аның соклану хисе белән җирсү, сагыну хисләре кушылган чагы.
-Шәһәр үзгәргән, матурайган. Паркларда шундый рәхәт, тәнең генә түгел, җаның да ял итә. Лениногорск электән үк биредә яшәүчеләрнең читләргә карата яхшы мөнәсәбәте белән аерылып торды. Моны студент вакытта ук сиздем. Пасха вакытында Камышлы ягына тәмле әйберләр җыярга бара идек. Болар ач студентлар бит диптер инде, сумкаларыбызны тутырып чыгара иделәр, - ди Рауза Габдерәкимовна.
Берничә көннән музыка-рәсем педагогик колледжында пленэрның ябылу тантанасы узды. Актлар залында оештырылган күргәзмәдә "кечкенә Швейцариябез"нең төрле почмагын матур картиналарда күрергә була иде. Бу - рәссамнарның ике атна буе эшләгән иҗат җимешләре. Алар шәһәребезгә утыз картинаны бүләк итеп калдырды. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов рәссамнарга Рәхмәт хатлары тапшырды, алары үз чиратында пленэрны оештырулары өчен рәхмәт белдерделәр һәм мондый чара бөтен республика буенча уздырылсын иде дип теләделәр.
Бу тема турында тулырак "Заман сулышы" газетының 43 номер саныннан укый аласыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: рәссам
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: