Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск укучылары беренче сыйныфларга юл кагыйдәләрен төшендерә

Балалар юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау, балалар һәм яшүсмерләрнең юлларда үз-үзләрен куркынычсыз тоту күнекмәләрен торгызу максатыннан, уку елы башланыр алдыннан һәм башлангач ЮХИДИ инспекторлары һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесе хезмәткәрләре белән берлектә “Игътибар, балалар” профилактик акциясе үткәрә.


Әлеге чарага шәһәр һәм район мәктәпләре, балалар бакчалары кушылды. Әйтик, 8нче мәктәптә "Игътибар, балалар!" профилактик чарасы барышында, "Зебра аша чыгарга булыш" дип аталган акция үткәрделәр.  Ул әле яңа гына укый башлаган беренче сыйныф укучылары өчен үткәрелде. Мәктәпнең юл йөрү куркынычсызлыгы яшь  инспекторлары (ЮИД) аларны имин, куркынычсыз итеп юл аша чыгарга өйрәтте, белешмәлекләр таратты. Яшь инспекторлар отряды җитәкчесе, башлангыч сыйныф укытучысы Ләйсән Шәрәфетдинова әйтүенчә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү күнекмәләрен тиз генә формалаштырып булмый. “Бу  катлаулы һәм зур түземлелек сорый торган эш.  Без беренче сыйныфка килгән балалар өчен җәяүле кичүен ничек итеп имин килеш чыгарга ярдәм итәргә булдык һәм шундый акция үткәрдек”, - ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев