Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск үзәк китапханәсендә үткән “Җомга көн кич белән” чарасына «Ак калфак», «Сүнмәс ялкын» килде

Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең милли әдәбият бүлегендә Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында “Җомга көн кич белән” дип исемләнгән фольклор кичә узды.

 

Бу хакта китапханә сайты хәбәр итә.

Әлеге чарага Лениногорск “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы вәкилләре, еллар дәвамында халкыбызга мәдәни хезмәт күрсәтүче, күңелләрдә сәхнәгә мәхәббәт тәрбияләүче “Сүнмәс ялкын” фольклор ансамбле һәм китап сөючеләр җыелды.

Безнең татар халкы элек электән кунакчыл булган, әби-бабайларыбызның гореф гадәтләрен, милли йолаларын саклаганнар һәм бик күңелле итеп ял иткәннәр: бәйрәмнәр, төрле кичәләр оештырганнар, халык җырларын, халык уеннарын яратып башкарганнар.
Бәйрәм кунаклары - “Ак калфак”  оешмасы ханымнары тамашачыларга “Мендәр тутыру” күренешен тәкъдим иттеләр. Борын - борыннан кияүгә чыгасы кызны алдан әзерләгәннәр, йолаларны саклап киләчәк гаилә тормышына әзерләгәннәр. Әнә шушы күренешләр һәр килгән тамашачының күңеленә милли гүзәл хисләр өстәде, халкыбызның күңел көзгесен тәшкил иткән гореф-гадәтләр саклануы җаннарыбызны пакълады.

Кичәне шулай ук “Сүнмәс ялкын” фольклор ансамбле чыгышлары бизәде. Алар залда утыручыларны татар халкының “Йөзек салыш”, “Капкалы”, “Бишле”, “Сигезле” уеннары белән таныштырдылар.

Бигрәк тә халкыбызның гомерлек рухи юлдашы гармун моңнары үткәнгә алып кайтты,

Тамашачыга татар халкының фольклор күренешләре, җырлы - биюле уеннары бик тә ошады, дип язалар китапханәдән.

фотолар: https://vk.com/lenskcbs

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев