Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск ЮХИДИ идарәсе рейд уздырды, хокук бозучылар ачыкланды

23 июньдә Лениногорск ЮХИДИ идарәсе рейд уздырды.

 

Рейд барышында 12 хокук бозучы ачыкланды. Бер очрак - исерек шофер белән бәйле. машина йөртүчегә 30 мең сум штраф салачаклар һәм 1,5 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм калачак.

Өч очрак - алда бара торган машинаны узып китү максаты белән каршы як полосага чыгу белән бәйле. Моның өчен шоферга 5 мең сум штраф һәм "права"сыннан 12 айга колак кагачак.

Төзек булмаган автомобиль белән йөрү факты да ачыкланган. Хокук бозучыны шулай ук штраф көтә. Ун көн эчендә автомобилен техосмотрга күрсәтергә тиеш булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев