Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида 92 яшьлекләр дә компьютер серенә төшенә

Ул Урдалыда яши. Бу хәбәрне курсларда укучылар ирештерде. Без хәзер яшьләрдән калышмыйбыз - компьютерда документ та, Интернетта кызыксындырган сорауларга җавапларны да эзләп табабыз. Без дигәнем, Урдалы авылының бер төркем олы яшьтәге абый-апалары. Пенсия фондының Лениногорск идарәсе һәм "Россия пенсионерлар союзы"ның җирле бүлекчәсе җитәкчесе Фиалка Гарипова тырышлыгы белән оештырылган "Башлангыч компьютер...

Ул Урдалыда яши. Бу хәбәрне курсларда укучылар ирештерде.


Без хәзер яшьләрдән калышмыйбыз - компьютерда документ та, Интернетта кызыксындырган сорауларга җавапларны да эзләп табабыз.

Без дигәнем, Урдалы авылының бер төркем олы яшьтәге абый-апалары. Пенсия фондының Лениногорск идарәсе һәм "Россия пенсионерлар союзы"ның җирле бүлекчәсе җитәкчесе Фиалка Гарипова тырышлыгы белән оештырылган "Башлангыч компьютер белемнәре" курсында белем алдык. Өч айга сузылган укулар мәктәпнең информатика кабинетында барды. Унбиш кеше укып йөрдек. Иң яшебезгә 55 булса, иң өлкәненә - 92. Ул Бөек Ватан сугышы ветераны Касыйм Хөснетдинов. Бөтенебез дә авылда колхоз рәисе, укытучы, токарь, кассир, агроном, зоотехник, терлекче, почтальон булып эшләп лаеклы ялга чыккан кешеләр.

Без бу дәресләргә бик теләп укыдык, шактый күп нәрсәләргә өйрәндек. Документлар булдыру гына түгел, дәүләт хезмәте порталына кереп эшли беләбез, социаль челтәрләр ярдәмендә яшьлектәге дус-танышларыбыз белән аралаша башладык. Укуларны уңышлы тәмамлавыбызны дәлилләүче рәсми документыбыз да бар - безгә сертификатлар тапшырдылар.

Шунысы да мөһим: оныкларыбыз белән якынаеп, бер-беребезне аңлап рәхәтләнеп аралашабыз хәзер. Курсны оештыручыларга, компьютер серләренә төшендергән Әлфия Канаваловага бик рәхмәтлебез.

Урдалының бер төркем пенсионерлары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев