Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида биш баласы булган анага карата суд булды

30 яшьлек лениногорскилы ханымга карата дәүләт гаепләвен Лениногорск прокуратурасы хуплады.

Суд ханымны РФ Җинаятьләр кодексының 171нче статьясы буенча, ягъни составында спирт булган продукцияне законсыз сатуда  гаепле дип тапты.

Тикшерү барышында ачыкланганча, шушы елның 22 маенда хатын-кыз үзенең Ленинградская урамындагы фатирында үзе ясаган, составында спирт булган 2 литрлы продукция саткан. Шул ук вакытта анардан сатып алучы ир-ат хокук саклау контрольлегендә эш иткән. Моңа кадәр ханымны законсыз алкоголь сатуы өчен хөкем иткән булганнар инде.

Ул судта үз гаебен таныган. Гаепленең тәрбиясендә 5 кечкенә балалар барлыгын исәпкә алып, суд аңа 10 мең сум күләмендә штраф салды.

Чыганак: Прокуратура РТ

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев