Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида яуган кар юл хезмәтен сынады

Быел кар бераз соңрак яуса да, беренче явуда ук бөтен җирне шактый кар белән тутырды һәм юл хуҗалыкларының әзерлеген сынап та карады.

20 ноябрьдән 21енә каршы кичтә, төнге якта күп итеп кар яуды.  Әле кышка кермәсәк тә, күп итеп явуга, кар чистарту өчен урамнарга тракторлар, грейдерлар, кар төйи торган машиналар чыкты.

“Шәһәр кар явуга әзер. Арбаны – кыштан, чананы җәйдән хәстәрлиләр, диләр. Кышкы чордагы эшчәнлектә кулланылачак техникалар җәйдән үк әзерләнә. Үткәрелгән аукцион нәтиҗәсе буенча, урамнарны кардан «Благдорстройхоз» предприятиесе чистартачак. 21 ноябрь көнне иртүк техникалар шәһәр урамнарына чыкты”, - ди шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Риваль Сытдиков.  

Әлеге предприятиедәге техникаларга ремонт үткәрәләр, профилактик хезмәт күрсәтелә. Алар грейдерлар, үзбушаткыч, тракторлар, кар төйи торган машиналарның төзеклеге өчен җаваплы.

«Благдорстройхоз» белгечләре әйтүенчә, карны бер сәгать эчендә генә җыештырып бетерү мөмкин түгел, шәһәр урамнарын чистартканда, беренче чиратта, машиналар күп йөри торган урамнарга керәләр. Болар- Ленинградская, Моряков, Вахиитов, Степная һәм башкалар.

«Благдорстройхоз» предприятиесе техникалар җитешмәү сәбәпле, лизингка грейдерлар, төягечләр, самосваллар алырга җыена. Моннан тыш предприятиедә эшчеләр дә җитешми. Әле алар кар чистартудан тыш, санитар чистарту белән дә мәшгуль.

“Тротуарлар һәм йорт яны территорияләре кешеләр һәм машиналар өчен куркынычсыз булсын дип, 40 тонна техник тоз, 400 куб ком әзерләнде”, - ди Риваль Сытдиков.  

Кар чистартканда икенче проблема да килеп туа. Ул да булса – юл читендә куеп калдырылган машиналар.

Лениногорск шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе машина йөртүчеләрне шәһәрнең үзәк өлешендә кайбер урамнарда төнге сәгатьләрдә транспорт тукталышы тыелган дип кисәтә. ЮХИДИ инспекторлары белән берлектә контроль рейдлар да үткәрелә. Хуҗасына штраф салачаклар, ә машина штраф-тукталышка китәчәк.

Розалия Мостафина тексты

Рамия Гарифуллина фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев