Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида режимның үтәлүен тишерү буенча полиция рейдлары дәвам итә

Лениногорск хокук сакчылары көн саен коронавирус инфекциясен таралуны булдырмау максатында рейдлар уздыра. Тикшерүләр сәүдә үзәкләрендә, матурлык салоннарында, вокзалларда, автобус тукталышларында, ишегалларында һәм халык күп җыела торган башка урыннарда үткәрелә.

 

Авыру таралуны кисәтүдә төп чараларның берсе  - социаль дистанция саклау. Урамда, кибетләрдә бу таләпне үтәү мөмкин булса, җәмәгать транспортында кешеләр арасында дистанция тоту кыенлаша. Шуңа күрә дә битлек һәм перчаткалар кию монда аеруча мөһим.

Күпчелек халык бу режимны үти, ләкин саклану чараларын күрмичә, битлек-перчаткаларны кесә яки сумкасында гына йөртүчеләр дә шактый. Полиция хезмәткәрләре андый кешеләр белән аңлату эшләре алып бара, әгәр дә бу очрак кабатлана икән, аларның административ җаваплылыкка тартылачаклары турында искәртәләр.


Кертелгән режимны бозган өчен суд карары нигезендә кисәтү яки 1 мең сумнан алып 30 меңгә кадәр штраф салынырга мөмкин. Бу РФ административ хокук бозулар кодексының 20.6.1 маддәсе белән каралган.


Саклык чараларын киеп йөрү пандемияне туктату максатында башкарыла.  Хокук сакчыларының җәмәгать урыннарын тикшерү рейдлары эпидемиологик хәлнең яхшыруына кадәр дәвам итәчәк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев