Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида шәһәр бакчаларының өлкән тәрбиячеләре арасында сәнгать конкурсы узды(+фотолар)

Лениногорскиның 15 нче балалар бакчасында шәһәр балалар бакчасында өлкән тәрбияче булып эшләүчеләр арасында Укытучылар һәм остазлар елы кысаларында “Педагог – не звание, педагог – призвание” муниципаль сәнгать конкурсы узды.

Конкурста катнашучылар “Педагог – новатор”, “Педагог – иҗатчы”, “Педагог – виртуоз” номинацияләре буенча ярышты. Аларны жюри әгъзалары бәяләп барды. 

Анда 23 нче, 15 нче, 2 нче, 17 нче, 25 нче, 9 нчы, 3 нче, 6 нчы, 31 нче балалар бакчасында эшләүче өлкән тәрбиячеләр катнашты. 

Фестиваль 15 нче балалар бакчасында эшләүче тәрбияченең бер көнен сәхнәләштерү белән башланды. Тәрбиячеләр шундый итеп оста балалар ролен сурәтләде, жюри да, караучылар да рәхәтләнеп кул чапты. 

 “Педагог – новатор” номинациясендә Ирина Капитонова тәрбиячеләр, балалар, әти-әниләр өчен “Красная шапочка” дип исемләнгән журналын тәкъдим итте. Анда балаларның төрле чараларда катнашучылары, әти-әниләр өчен үткәрелгән чаралар, балалар һәм әти-әниләр белергә тиешле файдалы мәгълүматлар һәм башкалар тупланган. 

9 нчы балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Вероника Данилова “Тәрбиячеләр өчен тренинг” методик эшләнмә әзерләп килгән. Аны презентация формасында да күрсәтте.

“Балалар бакчасында тәрбияче булып инде 10 елдан артык эшлим. Үз эшемне яратам. Фестивальдә тәкъдим ителгән методик эшләнмәмдә без-тәрбиячеләрнең балалар, ата-аналар, хезмәттәшләр белән эшләгәндә ничек үзеңне кулда тотарга, сабыр булырга дигән тема яктыртыла”, дип әйтте ул. Шулай ук үзенең 2017 елда “Ел тәрбиячесе” муниципаль конкурсында катнашуы, беренче урынны яуларга әз генә балл җитмәве, хәзерге вакытта башка тәрбиячеләргә белемнәрен арттырырга ярдәм итүе турында да сөйләп үтте ул. 

“Педагог – иҗатчы” номинациясендә, 15 нче балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе, бу конкурсны оештыручы Елена Хазова “Минем туган илем – Россия!” темасына пластилиннан ясалган Россия картасы рәсемен тәкъдим итте. “Аның максаты - үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү”, ди ул. 

“Фестивальгә катнашучы барлык тәрбиячеләрнең тәкъдим ителгән эшләре игътибарга лаек. Чөнки араларында бик кызыксындырганнары да булды. Мондый фестивальне ни өчен оештыруга килгәндә, без шул рәвешле бер-беребез белән тәҗрибә уртаклашабыз. Безнең бакчада да аларныкы кебек эшләр булдырырга телибез. Башка тәрбиячеләр дә бер-берсеннән шулай күреп, үз эшләрендә куллана ала”, дип уртаклашты ул. 

“Педагог – виртуоз” номинациясендә, 6 нчы балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Ралия Хасанова хезмәттәшләре белән “Ничек принцесса һөнәр сайлады” театраль күренешен күрсәтте. Бик оста итеп башкарды алар үз рольләрен.

Барлык тәрбиячеләр дә җиңүгә лаек иде бу фестивальдә. Ләкин фестиваль ярыш формасында үткәч, өч номинация булгач, урыннар бирелде. 

“Педагог – новатор” номинациясендә беренче урын 17 балалар бакчасы тәрбиячесе – Ирина Капитоновада, икенче урын – 25 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Маргарита Уразаева, өченче урын – 9 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Вероника Данилова бирелде. 

“Педагог – иҗатчы” номинациясендә беренче урынны 23 нче балалар бакчасы тәрбиячесе – Алсу Хәйруллина белән 15 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Елена Хазова яуласа, икенче урынны – 2 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Лариса Малафеева алды.

“Педагог – виртуоз” номинациясендә беренче урын 3 нче балалар бакчасы тәрбиячесе – Наилә Тагировада, икенче урын – 31 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Эльмира Заркаева, өченче урынны – 6 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Ралия Хасанова яулады. 

Рамия Гарифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

7

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев