Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида “Татнефть” Компаниясенең Иҗтимагый советы: медицина һәм мәгариф сораулары каралды

“Татнефть” Компаниясенең күчмә Иҗтимагый совет утырышы эшендә “Татнефть” Компаниясенең генераль директоры урынбасарлары Ринат Шәфигуллин, Рөстәм Мөхәммәдиев, Азат Ягафаров, Татарстан Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко, республика Мәгариф министры урынбасары Рәмис Мөзипов, район башлыгы Рәгать Хөсәенов, сәламәтлек һәм мәгариф муниципаль оешмалары җитәкчеләре, җәмәгатьчелек, массакүләм мәгълүмат чаралары, блогерлар катнашты.


Зәй-Каратай халкына яңа күпер
Иҗтимагый совет алдыннан Азат Ягафаров һәм Ринат Шәфигуллин Зәй-Каратай авылында халык белән очрашты. Монда Рәгать Хөсәенов белән берлектә  авылда Каратай елгасы аша салынган яңа күперне карадылар. Күпер депутатка теләкләр (наказлар) рамкасы кысаларында “Татнефть” җәмгыяте хисабына төзелде.

“Иске күпер 1980 елда төзелгән иде, 41 ел хезмәт итте. Берничә мәртәбә ремонтланды, тик еллар уза барган саен ышанычлылыгын югалтты, соңгы елларда җиңел машиналар гына үтә алды. Зур техника, янгын сүндерү, ашыгыч ярдәм машиналары моннан йөри алмый иде, - дип сөйли Зәй-Каратай авыл җирлеге башлыгы Миләүшә Идиятова.

Нефтьчеләр үз өсләренә финанс ягын алалар, төзүчеләр тиз арада сыйфатлы итеп эшне башкаралар һәм – ышанычлы, яхшы итеп төзелгән күпер әзер була. “авыл халкына озак еллар хезмәт итсен”, - дип теләде Азат Ягафаров. Шулай ук авылдагы проблема хакында да сүз булды: су белән тәэмин итү соравы нефтьчеләрнең контроленә алынды.

Табибларга яңа фатирлар

Иҗтимагый совет утырышында катнашучылар Лениногорскида Шашин урамы, 1нче йортта булдылар. Монда беренче катта элек шәһәр суды урнашкан иде. Алар күчеп киткәч, “Татнефть” ярдәме белән капиталь ремонт үткәрелде, 20 фатир ясалды. Фатирлар Лениногорск үзәк район хастаханәсенә эшкә килгән табиблар өчен булачак. Капиталь ремонт вакытында яңа тәрәзәләр, яңа ишекләр куелган, җылыту системасы тулысынча алыштырылган, су белән тәэмин итү, канализация системасы да алмаштырылган. Торакның гомуми мәйданы - 1187,7 кв. метр. Компания проект эшенә 21 миллион сумнан артык акча керткән.

Лениногорскида – беренче күчмә утырыш

Иҗтимагый совет утырышы Мәдәният сараенда үтте. Аны “Татнефть” Хәйрия фонды Ринат Мамин ачты. Ул билгеләп үткәнчә, күчмә утырыш беренче тапкыр уза, аның нәкъ менә Лениногорскида – Татарстан нефте чыга башлаган районда узуы символик мәгънәгә ия.
Иҗтимагый советта ике мөһим тармак – мәгариф һәм сәламәтлек саклау сораулары каралды.
“Лениногорск бик матур һәм төзек шәһәр. Биредә күп эшләр башкарылган. “Татнефть” Компаниясе проблемаларны хәл итүдә алга таба да ярдәм күрсәтергә әзер, лениногорскилыларның тормышын тагын да уңайлы итү өчен”, - диде Рөстәм Мөхәммәдиев, сәламләп.

Ринат Шәфигуллин билгеләп үткәнчә, Лениногорск – Иҗтимагый советны уздыручы икенче шәһәр, беренчесе Әлмәттә узган. “Әлмәттә күтәрелгән сораулар хәл ителә тора.

“Мин регион буенча күп йөрим һәм Компания тарафыннан эшләнгән уңай эшләрне күрәм. Шул ук вакытта күбесе әле хәл ителмәгән. Бигрәк тә сәламәтлек саклау, мәгариф өлкәсенә кагылышлылары шактый. Бергә җәмәгатьчелек белән проблемалар турында фикер алышырга кирәк,  “Татнефть”нең социаль политикасына нигезенә кертү өчен.

Полилингваль белем бирү
Утырышта шәһәр һәм район мәктәпләре, балалар бакчаларының хәлләре турында сөйләштеләр, нефтьчеләр белән берлектә гамәлгә куела торган проектлар турында да сүз булды. Бу, аерым алганда, “Школьное НГДУ” һәм “Геологик үзәк”,  2нче мәктәп базасында эшлиләр. Шулай ук Шашин исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференция үткәрелү. Нефтьчеләрнең Лениногорск мәгариф учреждениеләренең матди-техник базасын камилләштерүгә өлеш кертелүе билгеләп үтелде.

“Белем бирү учреждениеләренә соңгы 5 елда нефтьчеләр 85 миллион сум кертте. Бу – ремонтлар, төзекләндерү, яңа объектлар”, - ди Лениногорск Мәгариф идарәсе җитәкчесе Вагиз Санатуллин.

Ул иҗтимагый совет утырышында 11нче гимназиядә полилингваль белем бирү комплексы булдыру мәсьәләсен күтәрде. Шәһәр республикакүләм программага кермәгән, ләкин мондый белем бирү үзәге кирәк. Аны 11нче гимназиядә төзергә исәплиләр. Вагиз Санатуллин проект-смета документациясен әзерләүдә ярдәм сорады, аннары программага кертү мөмкинлеге каралачак.

Студентлар медицина отряды

Лениногорск баш табибы Рим Әмиров үзәк район хастаханәсе базасында студентлар медицина отряды булдыруда ярдәм итәргә сорады. Отрядка медицина уку йортларының югары курсларында укучы студентлар җәлеп ителәчәк. Алар җәйге каникул вакытында Лениногорск сәламәтлек саклау учреждениеләрендәге медикларның отпусклары вакытында аларны алыштырачаклар. Студентларны урнаштыру өчен торак урыны да кирәк, утырышта моңа җавап итеп, Лениногорск нефть техникумының тулай торагына урнаштырырга әйттеләр, ул җәен буш була. Шулай ук “Татнефть” студентлар-медикларга эшләр өчен җиһазлар алып бирәчәк.


Сораулар контрольдә
Утырышта яңгыраган сораулар Компания Иҗтимагый советы тарафыннан контрольгә-эшкә алынды. Алар барысы да ведомстволар, җирле хакимият органнары белән уртак эш таләп итә. Лениногорск белән “Татнефть” җәмгыяте арасында мондый аралашу киләчәктә Лениногорск районы  халкының тормыш сыйфатын арттырыр дип ышанабыз.

 

Белешмә. Компания 2018 елдан 2021 елга кадәр Лениногорскиның социаль өлкәсенә 454 миллион сум керткән.

Сергей Трусов фотолары

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев