Лениногорскида тычкан бизгәгенең 19 очрагы теркәлгән
Көннәр салкынайткач, тычканнар өйгә, чормаларга керә.
Алар хәтта нык артып, ишәеп тә китә. Кечкенә генә җан ияләре вак-төяк мәшәкатьләрдән тыш, зур проблемалар да китереп чыгарырга мөмкин. Тычканнар бөер синдромлы геморрагик бизгәк, халык арасында "тычкан авыруы" дип йөртелгән чирне тарата. Йогышлы авыруны вакытында дәваламаган очракта ахыры бик начар тәмамлануы бар, дип кисәтә «Гигиена һәм эпидемиология үзәге” Әлмәт филиалы табибы Рамилә Мөхәммәдиева.
- Тычкан бизгәген шәһәр янындагы бакчаларга баргач яки урманнарга чыккач йоктыралар. Быелның 9 ае эчендә 19 очрак теркәлде. Авыруның 14 очрагы урманнарга чыгу белән бәйле, - ди Рамилә Харрасовна.
Роспотребнадзор хезмәткәрләре шәһәр һәм районда авыру йоктыручылар арасында һөнәри составны ачыклаганнар: 7 кеше – нефть өлкәсендә эшли торган булып чыккан, 1 кеше – тракторда эшли, калганнары төрле һөнәрләр. Сентябрь аенда тычкан бизгәгенең 3 очрагы теркәлгән, ел башында - гыйнвар аенда 6 очрак. Авыруның өч очрагы – Лениногорскида, калганнары төрле авылларда, Иске Шөгер, Спиридоновка, Шөгер, Дурасово, Михайловка.
Шушы елның 9 ае эчендә шәһәр һәм районда лаборатор рәвештә тычкан бизгәге авыруының 19 очрагы теркәлгән. Узган ел 8 ай эчендә 18 очрак булган. Авыручыларның 13е – шәһәрдә, 6сы – авылдан. Авырган кешеләрнең 18е – 18 яшьтән олыраклар. Авыручылар арасында 15е – эшләүче төркемгә керә, икесе – эшсез, пенсия яшендәге – 1 кеше, мәктәп укучысы – 1 кеше.
Фото: pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев