Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида ун ай эчендә 37 ВИЧ-инфекцияле кеше ачыкланган

Бөтендөнья Сәламәтлек саклау Оешмасы карары нигезендә, 1988 елның 1 декабрендә бөтен дөньяда СПИДка каршы көрәш көне билгеләп үтелә.

ВИЧ– кешенең иммунодефициты вирусы. Кешенең иммун системасын җимерә. Ул тиешенчә дәваланмаганда, СПИДка китерә, дип аңлата “Гигиена һәм эпидемиология үзәге”нең Лениногорск бүлеге табибы Рамилә Мөхәммәдиева.

Лениногорскида шушы елның 10 ае эчендә 37 кеше ВИЧ-инфекцияле кеше исәпкә куелган. “Гомумән алганда, Лениногорск районында ВИЧ-инфекцияле кешеләрне теркәү 1987 елдан санитар хезмәт тарафыннан алып барыла. 1 ноябрьгә булган мәгълүматка караганда, Лениногорск шәһәре һәм районында 1 мең 165 кеше ВИЧ-инфекцияле. Соңгы ун ай эчендә яңа 37 очрак ачыкланган”, - ди Рамилә Харрасовна.

Шушы ун ай эчендә 2 кеше әлеге инфекциядән якты дөнья белән хушлашкан, аның берсе эшләүче хатын-кыз, берсе – эшләмәүче ир-ат. Барлык  ВИЧ-инфекцияле 1165 кешенең 417се- эшләүчеләр, 700 кеше – эшләми, 28 кеше – пенсионер, бер студент, 17 яшькә кадәргеләр арасында 19 бала да бар.

Шәһәр һәм райондагы 1165 кеше ВИЧ-инфекцияне күбесе җенси юл белән йоктырган, андыйлар 652 кеше, шулай ук наркотикларны вена аша керткән очракта зарарланучылар бар, андыйлар – 449.

Барлык 1165 кешенең 711е - ир-ат, 454е - хатын-кыз.

фото: https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев