Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида вакцинация дәвам итә, яңа пункт адресы да билгеле

Лениногорск үзәк район хастахананәсе хәбәр иткәнчә, аз мобильле гражданнар өчен коронавируска каршы прививка ясау буенча күчмә бригада эшли.

 

Моның өчен поликлиниканың прививка кабинетына алдан шалтыратып, заявка калдырырга кирәк. Үзәк район хастаханәсе телефоны: 5-05-15; медсанчасть поликлиникасы: 9-09-67. Заявкалар эш көнендә 8.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр кабул ителә. Медицина хезмәткәре белән пациент датаны һәм вакытны билгелиләр дә, аннары шул көнне прививка ясатырга теләүче янына киләләр.

Әлбәттә, табиблар фикеренчә, коронавируска каршы иң ышанычлы чара – вакцинация ясату. Лениногорскида бүгенге көндә 33 мең 700 кеше коронавируска каршы прививка ясаткан.
Лениногорскида соңгы атнада коронавирус һәм вируслы пневмония белән авыручылар кимүе күзәтелә.  Ә менә балалар арасында ОРВИ очраклары кискен арткан.

Пандемия башланганнан бирле ковидның  466  очрагы билгеле. Узган атнада (22 ноябрь-29 ноябрь аралыгында)  4 яңа очрагы ачыкланган.

 Лениногорскида Писмәндәге гомум практика табиблары офисында (Мурзин урамы, 1нче А йорт) прививка ясатырга мөмкин. Кабинет эш көннәрендә 9.00-12.00гә кадәр эшли. Шөгер һәм Иске Куак амбулаторияләрендә 8.00-15.00гә кадәр прививка ясыйлар. Моннан тыш “Шифа” үзәгендә дә вакцинация пункты эшли.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев