Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида вакцинацияләү дәвам итә

Бүгенге көндә Лениногорск районында 13 мең 200 дән артык артык кеше коронавируска прививка ясаткан.


Табиблар әйтүенчә, соңгы араларда халыкның күпләп прививка ясатуы күзәтелә. Мобиль бригадалар авылларга да чыга.

Табиблар әйтүенчә, вакцинациядән соң барлык профилактик чараларны үтәргә. Кеше организмында тулы иммунитет беренче вакцинадан соң 42 көн узгач барлыкка килә.

Вакцина ясаткач, маска кияргә кирәкме дип сорыйлар икән. Табиблар җавап бирә: Әлбәттә, кияргә. Шәхси саклау чарасы – маска турында онытырга түгел.

Пандемия башланганнан бирле Лениногорск районында 304 кеше коронавирус йоктырган.
Коллектив иммунитет барлыкка килсен өчен 36 меңнән дә ким булмаган кешеләргә вакцина ясатырга кирәк.

Прививкага язылу өчен телефоннар: 5-05-15 ,  9-09-50.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев