Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида хатын-кыз мошенникларга ярты миллион сум акча күчергән

Лениногорскида 64 яшьлек хатын-кыз мошенниклар корбаны булган.

Хатын-кызның телефонына шалтыратып, «Сезнең кызыгыз йөкле хатын-кызны бәрдерүдә гаепләнә. Үз кызыгыз аяклары сынган килеш үзәк район хастаханәсендә ята, авырлы хатын-кызның баласы төшәргә мөмкин. Әгәр кызыгызның җинаять җаваплылыгына тартылуын һәм төрмәгә утыртылуын теләмәсәгез, зыян күрүченең гаебен каплар өчен 800 мең сум түләргә кирәк», — ди икән трубканың икенче ягында булган үзен Эчке эшләр бүлеге хезмәткәре дип таныштыручы. 

Шуннан соң телефон трубкасыннан кызының тавышына охшаш тавыш белән сүзләр раслана һәм ана кеше өйдә булган бөтен акчаны җыя, барлыгы 500 мең сум акча җыела. Хатын-кыз акчаны газет төреп, пакетка сала. Күп тә үтми, ишек төбендә курьер кыз пәйда була, хатын-кыз акчаны аңа тапшыра.

Курьер хатын-кыз киткәннән соң 20 минут та үтми, кызы кайтып керә. Ул исән-сау һәм сау-сәламәт була. Димәк, хатын-кыз мошенниклар корбаны булган.

Фото: Лениногорск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев