Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида яшәүче Илфат Әбдиев кыш көне бәкедә коена (ФОТОЛАР)

Салкын су белән коену, кышын яланаяк карда йөрү, бәкегә чуму – болар барлык кешенең дә хәленнән килә торга гамәлләр түгел. Әлеге “кыю адымга” бик сирәкләр генә алына. Лениногорскида яшәүче Илфат Әбдиев кыш көне бәкедә коенучылардан.

“Моржевание” стресстан коткара.Сигезенче кыш инде ул бәкедә коена. Беренче тапкыр  2010 елның март аенда бәкедә су коенып карарга булган. Шуннан соң бу процедура белән  даими шөгыльләнә башлаган. Бу аның өчен чыныгу гына түгел, бәкедә йөзүдән канәгатьлек ала ул.
-    Йөзәргә бик   яратам, бассейнга  да еш йөрим. Кыш көне ачык һавада суда коенып карыйсым күптән килә иде. Шулай берсендә газет битендә спорт бәйрәме була, шулай ук бәкедә коенып карарга теләүчеләрне дә дәшәбез, дигән белдерүне күрдем, барып карарга уйладым,  - дип искә ала беренче тапкыр бозлы суга чумган көнен Илфат.
Сәламәтлек көненә багышланган әлеге бәйрәмдә хыялын чынга ашырып кына калмый, үз яшь категориясендә 25 метр һәм 50 метр аралыкка йөзеп, алдынгы урыннар да яулый әле ул. Үзе кебек йөзәргә яратучы яңа дуслар да таба. 

Бәкене мактап туймый. Шәһәрдәге укыту комбинаты территориясендә урнашкан бәкене мактап туя алмый. Беренчедән, ул чиста, кышын да туңмый, ди. Ел әйләнәсе суның температурасы 6-7 градус чамасы тора икән. 
-Күрше районнардагылар  бу әкияти һәм уникаль бәкегә кызыгып та карыйлар, чөнки биредә ел фасылының теләсә кайсы  вакытында килеп рәхәтләнеп коенырга була, - дип мактады Илфат Абуллович. 
  Өстәвенә, аңа монда йөрергә  дә бик җайлы, шул тирәдә генә яши икән.  Киләчәктә бу урынны төзекләндереп, мунча да төзесәләр, берәр төрле спорт комплексы ясасалар,  кешеләр тагын да тартылыр - бәкедә коенучылар артыр иде, - ди.
-    Бәкедә су коенудан бары тик уңай тәэсирләр кичерәм. Кайнар тәннең салкын суга чумгач, нинди рәхәтлек кичерүен сөйләп бетергесез. Бәкегә кергән саен ул хисләр яңара гына, син үзеңне җиңүче итеп хис итәсең. Икенчедән, бу-стресс гормоннарыннан котылу өчен менә дигән чара. Тиз һәм нәтиҗәле. Үземдә хәлсезлек сизә башласам да, тизрәк бәкегә йөгерәм һәм үземне яхшы хис итә башлыйм, -ди Илфат Абдуллович.
 Танышларыннан егерме биш елдан артык бәкедә су коену белән шөгыльләнүче Рафаил Аскаровны, Сергей Корноушенконы билгеләп үтте. Хатын-кызлар да йөриләр, ди. Йөзү буенча тренер, бик оста йөзүче Любовь Гыйләҗева икенче ел йөри икән инде. 

Әкренләп башларга кирәк. Бу мәкаләне укыгач,  кайберәүләрнең  бәкедә коенып карыйсы килер. Арагызда андый уй-хыяллар  белән янучылар булса, тәҗрибәле “морж”ның киңәшләренә колак салыгыз. Бәкедә коену өчен иң  уңай һәм җайлы вакыт  март ахыры,  апрель ае,  дип саный Илфат. Салкын суда коена башлыйсың икән, туктап калмаска, даими шөгыльләнергә кирәк. Һәм бу эшне әкренләп кенә башлавың яхшы икән.
-     Иң мөһиме - суга чумганда, күңелеңдә уңай эмоцияләр булсын, шатлык хисләре кичерергә кирәк.  Суга нинди уйлар  белән керәсең, ул да сине шулай каршы ала. Әйтик, мин һәрвакыт суга кереп басуга исәнләшәм, саулыкка булсын дип телим, - ди язмам герое.
Билгеле, әгәр дә мин өшим, мөгаен, салкын тидерермен, миннән булмас бу, - дип куырылып басып торсаң, аның нәтиҗәсе дә булмаячак. Хәер, нинди генә эшкә алынсаң да,  аны чын күңелдән, яратып башкарсаң гына аның ахыры нәтиҗәле була бит. Тик барыбер дә, иң элек, салкын су белән коенганчы үз сәламәтлегеңне белергә кирәктер. Шуңа да салкын бәкегә керер алдыннан, яисә салкын су белән коенырга исәпләсәгез, һичшиксез, табиб белән дә киңәшләшсәгез дөресрәк булыр.

Дөнья чемпионатында катнашкан. Илфат Әбдиевнең төрле ярышларда катнашып җиңеп алган бүләкләре бик күп. Күптән түгел бәкедә су коену, яки “моржевание” буенча Бөтендөнья чемпионатында катнашкан. Эстония  башкаласы Таллин шәһәрендә узган ул.  Анда 40 илдән  1мең 360 спортчы җыелган булган икән. 25, 50 һәм 100 метр аралыкка йөзеп беренче унлыкка эләгүенә бик шат. Үзе әйтүенчә, андый ярышларда илнең иң көчле, иң кодрәтле, иң оста йөзүчеләре катнаша. Татарстан, Россия данын яклау Илфат Әбдиев  өчен олы дәрәҗә дә, зур батырлык та.
  “Лениногорскгаз” идарәсендә  инспектор  булып  эшләүче һәм спорт белән ныклап шөгыльләнүче Илфатның Әбдиевнең мондый спорт чараларында беренче генә катнашуы түгел. 2016 елда Төмәндә узган Бөтендөнья чемпионатына бару бәхете татыган. 2015 елда Мурманск шәһәрендә узган Россия чемпионатында көч сынашкан булган. Ә 2013 елда Кытай шәһәренең Далянь шәһәрендә дә булырга туры килгән аңа. Моннан тыш спортчы ир  җиңел атлетика, йөгерү, футбол белән шөгыльләнә, теннис уйный. Киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешүен, сәламәтлек телибез.
...Саубуллашканда, мине дә бәкедә йөзәргә чакырды. Теләк тә юк түгел, тик куркыта. Брррр! Сакын бит! Әлегә мин моңа әзер түгелмен.


Бәкедә коену: файдалымы, зарарлымы?

Салкын су белән коена башлагансың икән, аны даими эшләргә кирәк. Һәм аны әкренләп башларга кирәк, дип саный белгечләр. 

Кан йөреше начар булганнарга  карда йөрү, салкын суда коену ярамый. Чөнки кан тамырлары кысылып, кешенең хәле тагында начарланырга мөмкин. 

Салкын су белән коена башлаганчы, үз хәлеңне, сәламәтлегеңне яхшы белергә кирәк. Баштан табиб белән киңәшләшү бик мөһим.

Зилә Мөдәррисова


Фотолар: Зилә Мөдәррисова һәм Илфат Әбдиевның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев