Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида яшәүче Сәмига апа Галиева кул эшләрен бүләк итеп кенә бирә

Матур ак-кызыл чәчәкле яран гөлләргә күмелеп утыра Сәмига апаның балконы. Ачык төстәге күлмәктән, нидер сөйли-сөйли су сибеп йөргәндә, үзе дә яран гөлгә ошап кала ул.

Тәмле ашлар пешерә, матур гөлләр үстерә- өебезнең нуры ул дип, нәкъ менә аның турында язылгандыр сыман.  Әле аның бер нәрсә  белән дә алыштыргысыз тагын бер яраткан, җанын биреп эшләгән һөнәре бар- Сәмига апа бәйләү остасы. Гөл чәчәкләре кебек төрле җепләрдән ни генә бәйләп бетерми ул, жилетләр, оекбашлар, урындык япмалары, искитәрлек бизәкләрдән генә торган салфеткалар! Бу кул эшләреннән торган байлыкны күреп бер гаҗәпләнгәч, аларны дуслары-туганнарына, хәтта таныш-белешләренә дә бүләк итеп өләшүен белгәч, тагы да гаҗәпкә каласың. 

            Лениногорск шәһәрендә яшәүче хезмәт ветераны Сәмига апа Галиева- ачы сугыш еллары баласы. 1933 нче елның 8 нче сентябрендә Чирмешән районы Кара Чишмә авылында туган.   Ул икенче сыйныфка укырга барасы елны сугыш башланган. “Ул вакытларда көче җитми торган, ач балалар һәм шул балалары белән ялгыз калган аналар җилкәсенә  төште бит дөнья йөге. Безнең гаиләдә биш бала иде, олы абыебызны сугышка алдылар. Ә кечерәк Мөхәррәм көче җитмәслек ирләр эшен башкарды. Ат белән җир сөрде, үзе ябык, аты үзеннән дә ябыграк. Бер –ике адым ясый да туктый, йә егыла, Мөхәррәм абый аны торгыза алмыйча елый, аларны күреп торган мин дә кушылып елый идем.  Ә көз көне, инде сөрелгән, бер нәрсәсе дә калмаган басуга башак таба алмабызмы дип бара идек. Кыр саклаучылар күрсәләр, чыбыркы белән кыйный иделәр,” – дип искә ала Сәмига апа.  Сугыштан соңгы авыр елларда авыл җирләрендә яшәүчеләр өчен дәүләт йөкләмәсе дигән нәрсә дә булган бит әле. Билгеле бер күләмдә дәүләткә ит, йон, йомырка, май бирергә кирәк булган. “Шушы йөкләмәне түләү өчен,  утыз чакрым җирне җәяү үтеп, урман кисәргә бардык  дус кызларым белән. Салкын көз көне- ә безнең аякларыбызга кияргә бернәрсәбез дә юк, яланаяк идек,”- ди Сәмига апа. Шушы йөкләмәне түләр өчен, аңа әле 1952 нче елларда Горький якларында, торф чыгару эшендә дә эшләргә туры килгән. Яшьли  бик авыр эшләрдә эшләсәдә, кул эшенә булган хиреслеге югалмаган аның:”Мин кульяулыклары чигәргә бик ярата идем.

Исламия Галимова

 

Дәвамы"Заман сулышы" газетында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X