Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскидагы тиеннең үз куышы булды

Шәһәребездә Ленин проспекты паркында моннан 5-6 ай чамасы элек каяндыр, билгесез рәвештә тиен барлыкка килде.

Әлеге тиенне фотоларга, видеоларга төшереп, лениногорскилылар интернет киңлекләренә, соцчелтәрләргә куйдылар. Әлеге җәнлек шулай популярлашып китте.

Шушы тиенне күрергә дип, махсус Ленин проспектындагы паркка балалары, оныклары белән бергәләшеп кешеләр килә башлады. Ул администрация белән “Балерина” фонтаны арасындагы территориядә була, җитез генә бер агачтан икенчесенә күчеп йөри. Шунысы кызык: кешеләрдән бер дә курыкмый, өй тиене, диярсең. Лениногорскилылар аны көнбагыш (әлбәттә, кыздырылмаган), чикләвекләр белән сыйлый.

Ул аларны  теләп кабул итә, кулдан ала да, җәһәт кенә карга күмеп куя һәм яңадан әйләнеп килә. Тиен карарга килгән нәни балалар әлеге җәнлеккә чын күңелдән шатлана.

Шушы көннәрдә лениногорскилылар мөрәҗәгате буенча, Башкарма комитет һәм  шәһәрдәге бер предприятие ярдәме белән тиенгә оя урнаштырдылар. Предприятие җитәкчесе – Максим Мовляк инициативасы белән җәмгыятьтә эшчеләр агач материалдан аңа оя ясаганнар. Кран-манипулятор ярдәмендә ояны  парктагы агачка беркеттеләр.

-    Лениногорскида яшәүчеләр мөрәҗәгате буенча без әлеге эшне башкардык. Халык тиенгә битараф түгел. Шул исәптән, безнең предприятие дә. Башта интернеттан тиен оясы нинди булырга тиеш икәне хакында мәгълүматлар тупладык, аннары ясап куйдык, - ди Максим Мовляк.

Тиен безнең шәһәргә каян килеп эләккәне әлегә билгесез булып кала. Лениногорскилылар төрлечә фаразлый: “Ул берәрсенең өеннән качканмы икән?”, “Өйдән качса, аны эзләрләр иде”, “Исән генә булсын, шәһәребезгә ямь биреп тора әлеге җәнлек”, “Бик матур бит, йөрсен. Аңа иптәш, пар да кирәк әле”, дигән фикерләрен җиткерделәр.
Тиен үз куышын яратырмы? Без моны күзәтеп торырбыз, сезгә дә язарбыз. Лениногорскилы Әлфия ханым әйтүенчә, тиеннәр агач куышында яши бит, ә монда агач куышы юк, шулай булгач, үз оясына керергә тиеш.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев