Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскидагы предприятие хезмәт хакы буенча 10 миллион сумга якын бурычын түләгән

63 хезмәткәргә хезмәт хакы түләнгән.

Лениногорскидагы  «Агроидея» җәмгыяте хезмәт хакы буенча булган бурычын түләгән, аның күләме 10 миллион сумга якын. Бу хакта ТР Хезмәт министрлыгы хәбәр итә.

Дәүләт идарәсе, хокук саклау, салым, контроль-күзәтү, җирле үзидарә органнары, ТР Хезмәт, мәшгульлек, социаль яклау министрлыгы белән үзара хезмәттәшлек нәтиҗәсендә предприятиедән хезмәт хакын түләттергәннәр.

Предприятие 63 хезмәткәргә 9 млн 962 мең сум бурычын түләгән.

Бер ел элек әлеге җәмгыять шулай ук хезмәт хакы буенча 12,5 миллион сум күләмендә түләгән иде.

 

ЧЫГАНАК:  https://www.tatar-inform.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев