Лениногорскидан мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләре Плющенконың боз тамашасын карадылар
Республика көнендә Казанда Евгений Плющенконың «Чемпионнар берлеге» хәйрия боз тамашасын махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары һәм гаиләләре карады.
Бу хакта “Защитники Отечества” фонды филиалының социаль координаторы Наталья Менжаева хәбәр итә.
Шоу Татарстан Республикасы көненә туры китерелде һәм балалар фигуралы шуу буенча берничә тапкыр Олимпия чемпионнары булган мэтрларның һәм синхрон шуу буенча команданың искиткеч чыгышларын үз күзләре белән күрә алды.
“Балаларның хис-тәэсирләре әйтеп бетергесез. Тамаша искиткеч иде. Чарага барып кайтырга уңайлы автобус биргәне өчен район башлыгы Рәгать Хөсәеновка рәхмәтләребезне җиткерәбез”, - ди Наталья Менжаева.
Фотолар: Наталья Менжаева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев