Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскига - 65: Шәрифҗан Сәлимҗановның искитмәле бакчалары

1930 еллардан алып 1960 елларга кадәр Шөгер районында республиканың иң яхшы бакчачыларының берсе эшли. Гадәти булган алмалардан тыш, ул елларда безнең бакчалар өчен чит булган слива, груша, хәтта виноград та үстерә ул.


Атаклы биолог Иван Мичуринның укучысы Шәрифҗан Сәлимҗанов Татарстанның иң эре бакчачыларының берсе була. Иң беренчеләрдән булып, ул республиканың колхоз һәм совхоз бакчаларында җиләк-җимеш үсемлекләренең Мичурин сортларын тарату эшен башлап җибәрә. 25 еллык эшчәнлеге дәверендә һәвәскәр бакчачы ТАССРның өч җирлегендә – Шөгер, Ютазы, Лениногорск районнарында җиләк-җимеш питомниклары оештыра. Шушы вакыт эчендә 600 меңнән артык җимеш үсентесе һәм 1 миллионнан артык җиләклек үстерә.

Шәрифҗан Сәлимҗанов ТАССРда гамәли бакчачылык пионерларының берсе иде. Үзе дә йөзләгән дәвамчы укыткан һәм алар бөтен республика буенча эшләгән.

Лениногорск районы “Уңыш” колхозында бакчачы Сәлимҗанов 75 гектар мәйданда эре товар бакчасы оештыра, анда тулы куәт белән фәнни эш җәелдереп җибәрә. Алмагачның 55 сорты, карлыган һәм крыжовникның 8 төре, грушаның 6 һәм сливаның 5 сорты,  12 төр виноград, 12 сорт каен җиләге үстереп карый ул. Сайлап алу юлы белән суыкка чыдам һәм иң тәмле җимеш үсемлекләрен чыгара.

Сугыш елларында, ирләрнең күбесе кебек үк, ул фронтка китә. Анда җәрәхәтләнә һәм бүләкләүгә тәкъдим ителә. Сугыштан соң, 1947 елга кадәр Шәрифҗан Сәлимҗанов “Шушма” колхозында агроном-бакчачы булып эшләп, аена 1 мең сум хезмәт хакы ала. Шуннан соң “Уңыш” колхозына күчә.

Теләгән темплар белән булмаса да, 1950 елларда республика хуҗалыгы әкренләп күтәрелә бара. Еш кына кораллар җитми, бигрәк тә механик инструментлар. Бакча хуҗалыкларының  чиксез зур мәйданнары кулдан эшкәртелә.


1956 елда ТАССРның Министрлар Советы тарафынан Советлар Союзының Югары Советы депутатларына республикада бакчачылыкны үстерүгә керткән хезмәте өчен Шәрифҗан Сәлимҗановка аерым пенсия билгеләү турындагы мөрәҗәгать барып ирешә.  Һәм бу үтенечне канәгатьләндерәләр.


Фәһимә Минәҗева,
Туган якны өйрәнү музее

Фотолар: Туган якны өйрәнү музее фонды архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев