Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы мошенниклар «капкынына» эләккән

Лениногорскида яшәүче 50 яшьлек ир-ат мошенниклар «капкыны»на эләгеп акчасын югалткан.

Лениногорскида яшәүче халыкны мошенниклар адым саен алдап кына тора. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре күпме кисәтү ясасалар да, әйтсәләр дә, файдасы юк күрәмсең, барыбер ышаналар, алданалар. 

Бу юлы да, әлеге ир-атка Пенсия фонды хезмәткәре дип шалтыратканнар. Билгеле инде, ир-ат ышанган. Үзенең Дәүләт хезмәтләре порталына керү өчен код та әйтеп биргән. Шунда ук, 559 мең сум акчасы да «очкан». 

1974 елгы ир-ат Эчке эшләр бүлегенә килеп гариза язган, «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. 

Лениногорск Эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев