Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы шешәдәшеннән 200 меңнән артык акча урлаган

46 яшьлек лениногорскилыны хөкем иттеләр.

Суд материалларыннан күренгәнчә, быелның 3-15 гыйнвар көннәрендә ир-ат таныш кешесенең банк картасыннан 228 мең сум акча урлаган. 

Эш болай булган: ир-ат дустының өенә үзе белән спиртлы эчемлек алып килә һәм фатир хуҗасын эчертә. Хуҗа исереп йокларга яткач, «кәкре куллы» дусты аның телефонын ала һәм үз номерына акча күчерә. Банкоматтан акчаны ала һәм сарыф итә.

Фатир хуҗасы айнып, банк картасыннан акча югалуын күргәч, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә.

Гаепләнүче үз гаебен таный, кылган эшенә тәүбә итә һәм зыян күрүчегә матди зыянны тулысынча каплый. Суд ир-атны 2 ел да 6 айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү җәзасы билгели.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев