Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы сорау бирә: Бижутерияне кире кайтарып буламы?

Күпләр яратып бижутерия киеп йөри. Ул кыйммәтле металл, таш, эретмәләрдән түгел, ә пластик, төсле пыяла, керамика һәм башка арзанлы материаллардан ясала һәм кыйммәтле бизәнү әйберенә охшаган гына була. Тышкы яктан бижутерия “чын” ювелир эшләнмәгә тартса да, аның бәясе шактый арзанрак.


Тиешле сыйфатлы булса да аны кайтарып буламы?


ҖавапныТатарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль бүлеге белгече бирә:

“Әйе, бижутерияне кайтарып була, чөнки ул  шундый ук  размер, форма, күләме, фасоны, төсе яки комплектациясе булган товарны кайтару яки алмаштыру мөмкин булмаган азык-төлек товарлары исемлегенә керми.
Россия Федерациясенең “Кулланучылар хокукын яклау” законының 25нче маддәсе нигезендә, кулланучы тиешле сыйфатлы азык-төлек булмаган товарны  формасы, төсе, зурлыгы, фасоны, комплектациясе туры килмәгән очракта, шундый ук товарга аны алган сатучыга барып алмаштыра ала. Сатып алган көнне исәпләмичә, кулланучы товарны 14 көн эчендә алмаштырырга хокуклы.

Азык-төлеккә кермәгән тиешле сыйфатлы товарны алмаштыру, әгәр дә ул кулланылмаган булса, товар йөзен, сыйфатларын югалтмаса, пломбалар, фабрика этикеткалары сакланса, шулай ук товар яки касса чегы, яисә товар өчен түләүне раслаучы документ булса, мөмкин була.
Кулланучыда товар яки касса чегы, түләүне раслаучы документ булмаган очракта да, шаһитлар күрсәтмәсе аңа ярдәмгә килә ала.”

 

Фото: pixabay.com/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев