Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы хатын-кызны үтергән өчен хөкем ителде

35 яшьлек лениногорскилы кабат хөкем ителүчеләр эскәмиясендә. Ул хатын-кызны үтерүдә гаепләнә.

Ир-ат элек тә үтерү өчен хөкем ителгән булган инде. 7 ел утырып, 2022 елның февралендә төрмәдән азат ителгән. Һәм, быел 2023 елның июнь аенда ул янәдән җинаять кылган. 

Суд материалларыннан күренгәнчә, лениногорскилы бер хатын-кызның фатирында спиртлы эчемлек кулланып утырганда бәхәс чыга. Хатын-кызның наркотик матдә кулланганы ошамый аңа, ул аңа аны кулланмаска куша, ә хатын-кыз каршы килә һәм аңа яман сүзләр әйтә башлый. Билгеле, ир-атка бу ошамый һәм ул өстәлдән пычак алып аның корсагына кадый. Хатын-кыз алган җәрәхәттән үлә.  Аның үлемен 9 көн үткәч кенә ачыклыйлар һәм ир-атны тоткарлыйлар. 

Гаепләнүче аерым режимлы төзәтү колониясенә 12 ел да 6 айга җибәрелә, 1 ел ирегеннән чикләү срогы белән. 

Фото: Лениногорск-информ


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев