Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы Сәет абый Идрисовка 90 яшь тулды (фотолар)

Шәһәребезнең хөрмәтле ветераны - Сәет Нургали улы Идрисовка 90 яшь тулды. Юбилей шатлыгын уртаклашырга килгән мәртәбәле кунакларны тормыш иптәше Клара апа белән сөенеп кабул иттеләр. - Барысы өчен дә рәхмәт. Авырлыклар күп булган. Якыннарыгыз белән бүгенге юбилеегызны да билгеләп үтә алуыгыз - зур шатлык, бәхет, - диде район башлыгы Рәгать...

Шәһәребезнең хөрмәтле ветераны - Сәет Нургали улы Идрисовка 90 яшь тулды.

Юбилей шатлыгын уртаклашырга килгән мәртәбәле кунакларны тормыш иптәше Клара апа белән сөенеп кабул иттеләр.

- Барысы өчен дә рәхмәт. Авырлыклар күп булган. Якыннарыгыз белән бүгенге юбилеегызны да билгеләп үтә алуыгыз - зур шатлык, бәхет, - диде район башлыгы Рәгать Хөсәенов. - Мин сезгә Россия Президенты Владимир Путинның да котлавын ирештерәм. Сау, озак яшәгез, авырмагыз, - дип теләде ул.

Бу көнне күркәм бәйрәме уңаеннан юбилярны зурлап эш урыныннан, ветераннар советыннан да килгәннәр . Сәет бабай балалары, оныклары, оныкчыклары,ерактан кайткан туганнары белән түгәрәк һәм мул табын артында утыра алуына сөенеп бетә алмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев