Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар, дөрес итеп ачуланышыгыз ( файдалы киңәшләр)

Гаилә таркалуга өйдәге тавыш-гауга, конфликтлар түгел, ә безнең ачуланышкан вакытта үз-үзебезне тоту рәвешебез китерә икән. Эшләргә ярамаган әйберләр Критик кисәтүләр ."Туйдым синең җыйнаксызлыгыңнан!", "Күпме кабатларга була инде?!", "Син гел...", "Син бер-вакытта да..." Нәфрәтләнү. Мыскыллы җаваплар кайтару, көлү, усал шаяртулар, "Нәрсә эшли аласың соң син?" - ише түбәнсетүләр. Саклану максатыннан әйтелгән...

Гаилә таркалуга өйдәге тавыш-гауга, конфликтлар түгел, ә безнең ачуланышкан вакытта үз-үзебезне тоту рәвешебез китерә икән.


Эшләргә ярамаган әйберләр

Критик кисәтүләр ."Туйдым синең җыйнаксызлыгыңнан!", "Күпме кабатларга була инде?!", "Син гел...", "Син бер-вакытта да..."

Нәфрәтләнү. Мыскыллы җаваплар кайтару, көлү, усал шаяртулар, "Нәрсә эшли аласың соң син?" - ише түбәнсетүләр.

Саклану максатыннан әйтелгән сүзләр. "Үзең тиле!", Үзеңне бел!", "Барысына да син гаепле!", "Бөтен проблема синдә, индә түгел!" Шушында ук үз аваплылыгыңны кире кагу, хатаңны танымау, гафу үтенмәү керә.

"Салкын стена». Ягъни тормыш иптәшеңә җәза бирү максатыннан ишетмәмешкә сабышып, эндәшмичә йөрү. Аннан читләшү, ишекне каты ябып, өйдән чыгып китү.

"Сугыш" кагыйдәләре:

1. Конфликтны чишү өчен качу юлын сайламагыз (чыгып китмәгез, үз-үзегезгә йомылып йөрмәгез). Шул ук вакытта әйтәсе килгән фикереңне иптәшенә җиткерер алдыннан бераз уйланып, һәр сүзеңне үлчәп әйтү өчен бераз суынып, пауза ясап алыгы з

2.Ачуланышкан вакытта эм оцияләрне эшкә җикмәгез. Кычкырышмагыз, бер-берегезне начар с\зләр әйтеп мыскылламагыз

3. Бер-береңә ышану һәм куркыныч янамау мохитендә "ачуланышыгыз". Килеп туган аңлашылмаучанлыкларга да карамастан, икегезнең дә үз фикерен әйтергә хакы бар. һәм ул фикер тормыш иптәшең тарафыннан тыңланырга һәм исәпкә атынырга тиеш.

4. Сезнең максат - бер-берегезне гаепләү түгел, ә проблеманы хәл итү. Иптәшегезне тәнкыйтьләмичә генә үзегезне борчыган әйбер, үз хисләрегез турында әйтегез .

5. Тормыш иптәшегез хата җибәрсә дә, аны яратуыгыз һәч хөрмәт итүегез сизелсен.

6. Конфликтны чишүнең бердәнбер мөмкин юлы - хезмәттәшлек итү. Ягъни һәркайсыгыз үз позициясен, үзенең ризасызлыгын белдерсен. Ахырдан икегезне дә канәгатьләндерүче карарга килегез.

7. Әгәр дә ниндидер сәбәпләр аркасында хезмәттәшлек итү мөмкин түгел икән, компромисска барыгыз. Бу очракта компенсацияләр системасы яхшы эшли: "Син күп эшлисең, өйдә сирәк буласың. Миңа болай бик читен Әгәр син: а) атнага бер мәртәбә булса да эшеңнән иртәрәк кайтып, икәүләшеп берәр жиргә барып кайтсак; б) ял көннәрнен берсендә миңа иптәшләрем янына чыгарга рөхсәт бирсәң, хәлем бераз җиңеләер иде".

Бер-берсенә терәк булган һәм бер-берсенә ышану белән караган парлар нәкъ менә шулай "ачуланышырга" тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев