Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар, үзегезне сынап карагыз: СЕЗ - БӘХЕТЛЕ ПАРЛАРМЫ?

ТЕСТ Италия галимнәре гади генә тест узарга тәкъдим итә. Алар фикеренчә, тормышларында түбәндә китерелгән ким дигәндә дүрт кенә билге булган парлар үзләрен бәхетле саный ала. 1. Ким дигәндә, уртак ике хобби. Гаҗәпләнмәгез: монда бакча мәшәкатьләрен дә, балалар белән уйнауны да, бер үк фильмнарга һәм тапшыруларга мәхәббәтне дә кертергә мөмкин. 2....

ТЕСТ

Италия галимнәре гади генә тест узарга тәкъдим итә. Алар фикеренчә, тормышларында түбәндә китерелгән ким дигәндә дүрт кенә билге булган парлар үзләрен бәхетле саный ала.


1. Ким дигәндә, уртак ике хобби. Гаҗәпләнмәгез: монда бакча мәшәкатьләрен дә, балалар белән уйнауны да, бер үк фильмнарга һәм тапшыруларга мәхәббәтне дә кертергә мөмкин.

2. "Мин сине яратам" җөмләсе көненә ким дигәндә бер мәртәбә яңгырый. Хәер, "яңгырый" дип әйтү итальяннарга хас булса кирәк, Россия өчен исә "яратам" кылган гамәлләрдә чагылырга тиеш.

3. Көненә ким дигәндә өч мәртәбә бер-береңә тиеп китү, кочаклап алу. Монда чәчтән сыйпау, машинадан чыкканда иреңнең сине кулдан тотып төшерүе, култыклашып йөрү керә.

4. Аена ике романтик кичке аш. Ресторанда булмаса да ярый - өйдә дә менә дигән табын корырга була. Иң мөһиме - бәйрәмчә кәеф хөкем сөрсен.

5. Ир кеше хатыныннан ике һәм аннан да күбрәк яшькә өлкәнрәк.

6. Көн дәвамында бер-береңә ике-өч мәртәбә шалтыратып алу яки СМС язу.

7. Елга ике мәртәбә гаилә бәйрәмнәре үткәрү һәм сюрпризлар ясау.

8. Елга бер-дүрт мәртәбә бергәләшеп кая булса да барып кайту. Әйтик, музейга, театрга, кинога, кунакка.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев