Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар бүредән дә зыян күргән

28 сентябрь – Бөтендөнья котыру чиренә каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә.


Күптән түгел районыбызның Мордва Ивановка авылында котыру чире буенча карантин игълан ителде. Авылга, шәхси хуҗалыкның бер йортына төлке килеп, этне, бозауны тешли, берничә баш тавыкны буа һәм хуҗага да тешләргә өлгерә. Төлкедә котыру чире лаборатор рәвештә исбатлана. Котыру чире таралмасын өчен Лениногорск ветеринария берләшмәсе һәм санитария хезмәте тарафыннан тиешле чаралар үткәрелде.

Лениногорск районы санитария хезмәте тарафыннан ел башыннан алып, 15 сентябрьгә кадәр 171 кешенең хайваннардан төрле зыян күреп, мөрәҗәгать итү очраклары теркәлгән. Шушы чорда 85 кеше йорт хайваннарыннан зыян күргән (58 кеше – этләрдән, 27 кеше – песиләрдән). 86 кеше хуҗасыз, караучысыз хайваннардан зыян күрә (62 кеше – хуҗасыз этләрдән, 17 – хуҗасыз песиләрдән, кимерүчеләрдән бишәү, бүредән 1 кеше, төлкедән 1 кеше).
Төрлечә зыян күргән 171 кеше медицина ярдәме сорап, хастаханәгә мөрәҗәгать иткәннәр һәм тиешле прививкаларны алдылар.

 

Рамилә Мөхәммәдиева, “Гигиена һәм эпидемиология үзәге”нең Лениногорск филиалы бүлеге табибы

Тулысынча "Заман сулышы" газетында укыгыз

 

фото: https://pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев