Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар игътибарына: күрше өлкәдә кош гриппы тапканнар

Лениногорск районы белән янәшә булган Самара өлкәсенең Шенталы, Келәүле һәм башка районнары территорияләрендә кош гриппы очраклары ачыкланган.

 Лениногорск районы территориясендә бүгенге көндә, район ветеринария берләшмәсе начальнигы, районның баш ветеринария табибы Рашат Әхмәтов сүзләренә караганда, хәл әйбәт, әмма ул район ветеринария хезмәте белгечләре контролендә.

“Йогышлы чирләр учагы ачыкланган районнар безгә бик якын. Безнең белгечләр, авыл җирлекләре башлыклары белән берлектә, Самара өлкәсе чигендә урнашкан авылларда йөреп чыктылар, барысына да белешмәлекләр, телефоннар тапшырдылар. Барысы да, теләсә нинди кош – тавыклар, үрдәкләр, казлар, тәвә кошларын, ябык типтагы вольерларда тотарга кирәк, дип кисәтелде. Йөзүче кошларны  ачык сулыкларга чыгарып җибәрергә ярамавы турында да әйтелде,”- дип сөйләде Рашат Әхмәтов.

Шунысы мөһим: имин булмаган төбәкләрдән йорт кошлары, шулай ук азык һәм азыкка өстәмәләр сатып алу туктатыла. Белгечләр йорт кошлары асраучы  Лениногорск һәм район халкын аеруча игътибарлы булырга өндиләр.

Тавыкларда, башка кош-кортларда авыру билгеләре барлыкка килгәндә, кичекмәстән район ветеринария хезмәтенә түбәндәге телефоннар буенча хәбәр итәргә кирәк: 
2-70-04 - Лениногорск ветеринария берләшмәсе, 
3-42-73 - Лениногорск ветеринария лабораториясе,
 3-46-69 - Шөгер ветеринария дәваханәсе,
 2-98-06 - Сарабиккол Эчке эшләр идарәсе,
 3-37-48-Зеленая Роща Эчке эшләр идарәсе, 
3-96-45 –Түбән Чыршылы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе.

 https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев