Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар «Полицейский Дядя Степа-2024» бәйгесендә катнаша ала

Лениногорск хокук сакчылары балалар иҗат бәйгесе игълан итте. Ул «Полицейский Дядя Степа-2024» башастында узачак.

Бәйге Бөтенроссия күләмендә утәчәк, ул 3 этаптан тора — район, төбәк һәм федераль этап бәйгеләре.

Бәйгедә катнашу өчен 6 яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар чакырыла. Алардан төрле материал, тукыма, агач, полимер балчыктан һәм башка материаллардан ясалган, бәйге темасына туры килә торган иҗат эшләре көтелә. 

2024 ел Россия Федерациясе Президенты Указы белән Гаилә елы дип игълан ителүен исәпкә алып, эшләнмәләр полиция гаиләләре, аларның хезмәтләрен дә чагылдырырга тиеш. 

Бәйгедә катнашу өчен, иҗат эшнең исеме, катнашучы баланың үзе турында мәгълүмат, кайсы балалар бакчасына йөрүе яки мәктәптә укуы турында, нәрсә белән мавыгуы, баланың вәкилләрнең контакт телефонын күрсәтеп, эшләнмәгә кыскача биографик белешмә кушарга кирәк. 

Иҗат эшләре 5 майга кадәр Агадуллин урамы, 20 нче йорт, 1 нче бина адресы буенча кабул ителә. Кабул итү иртәнге 9 дан 18 сәгатькә кадәр, дүшәмбедән-җомга көнгә кадәр. Төшке ял 13 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр.

Лениногорск эчке эшләр бүлеге иҗтимагый советы, полиция хезмәткәрләре белән берлектә җиңүчеләрне билгеләячәк. Ул яшь котегориясе буенча булачак: 6 яшьтән алып 8 яшькә кадәр, 9 яшьтән алып 11 яшькә кадәр, 12 яшьтән алып 14 яшькә кадәр. 

Бәйгедә җиңеп чыккан иҗат эшләнмәләре киләсе этапта катнашачак. Белешмәләр өчен Телефон: 8-937-665-86-84.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев