Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар салкын фатирларда өши, җылы кайчан бирерләр

Бу көннәрдә үз өйләрендә шәхси җылыту мичләре булганнарга көнләшерлек.

 

Шәһәр фатирларында салкын. Кызу көннәрдән соң кисәк кенә суытып җибәрде, таш биналар тиз арада суынды да. Кайвакыт хәтта урамда фатирга караганда да җылырак кебек.

Җылылык бирүчеләр ягу сезонына әзер. Норматив кына  ягу сезонын башлауны тоткарлап тора. Һава температурасы 5 көн дәвамында +8 градустан түбәнрәк булган очракта, җылы бирелә башлаячак.

Җылылык челтәрләре предприятиесе начальнигы Айдар Хисмәтуллин әйтүенчә,  авыл мәктәпләреннән заявка керсә, алар анда җибәрә ала. Ягу сезоны сентябрь ахырында гына башланыр, диде ул. Җылылык челтәрләренә тарифлар элеккеге дәрәҗәдә калганын да хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев