Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар “Зур этнографик диктант” язды

Бүген безнең муниципаль районда яшәүчеләр “Зур этнографик диктант” Халыкара акциясенә кушылды. Мәгариф идарәсенә мәктәп укучылары да, урта буын вәкилләре дә җыелды.



Диктантка килүчеләрне Мәгариф идарәсе начальнигы Вагиз Санатуллин сәламләде. Әлеге чараның мөһимлеген әйтеп, Халыклар бердәмлеге көне алдыннан уздырылуын уңай күренеш дип бәяләде.

Әлеге этнографик диктантны лениногорскилылар дүртенче ел яза. Диктант буенча безнең район кураторы Римма Фатыйхова әйтүенчә, кзган ел диктант бер мәйданчыкта уздырылса, быел ике җирдә үткәрергә карар кылганнар. Берсе – Лениногорскида, Мәгариф идарәсенең актлар залында, икенчесе _ яңа Сережкино мәктәбендә. Белүебезчә, әлеге авылда этно-мәдәни яктан үзенчәлекләр саклана.
-    Узган ел безнең муниципаль районда этнографик диктантны 50 кеше язды, быел 100гә якын булачак. Диктант биремнәре утыз сораудан тора. Егерме сорау барысы өчен дә уртак булса, унысы федерациянең һәр субъекты өчен уникаль  итеп эшләнелгән. Диктантны язу өчен 45 минут вакыт  каралган. Барлык биремнәрне үтәгән өчен максималь йөз балл бирелергә мөмкин. Диктант нәтиҗәсен сайтта белеп булачак, - ди Римма Фатыйхова.

Дөрес җаваплар www.miretno.ru сайтында 10 ноябрьдә булачак, шәхси нәтиҗәләр 12 декабрьдә билгеле була.

Розалия Мостафина

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев