Лениногорскилыны мошенник банк логотибын кулланып алдаган
Шундый логотиплы шалтыратуга җавап биреп, лениногорскилы ханым санаулы минутлар эчендә кырык меңгә якын акчасын югалткан.
Зыян күрүче ханыма шалтыратучылар, аның банк счетыннан чит кешеләрнең акча алырга маташулары турында хәбәр иткәннәр. Акчаларын саклап калу өчен, хатын-кыз телефонына алар әйткән кушымтаны урнаштырырга тиеш булган. Аларның сүзенә ышанган ханым, әйтелгән кушымтаны шунда ук телефонына йөкләткән. Әлеге кушымта телефон мошенникларының чит кешеләрнең онлайн-банкка ерактан керү мөмкинлеге тудырган. Хатын-кызның картада булган акчалары бик тиз арада билгесез исәпкә, дөресрәге, мошенниклар кесәсенә күчеп беткән.
Зыян күрүчеләрнең икенчесе - 58 яшьлек ир кеше. Ул мессенджердан шалтыратуга җавап биреп, үз акчаларын арттыру мөмкинлеге турында ишеткән. Шалтыратучы үзен инвестицияләр менеджеры дип таныштырган. Лениногорскилыга ул ничек итеп өйдән чыкмыйча гына керемне арттырырга мөмкинлеге турында сөйләгән. Ир кеше, әңгәмәдәшенә ышанып, төрле банклардан бер миллионга якын кредит рәсмиләштергән һәм аларны «инвестицияләгән». Баштагы этапта зыян күрүче 100 меңгә якын акча чыгара да алган, әмма керем алу шуның белән төгәлләнгән, “инвестицияләү компаниясе” аның шәхси кабинетын ябып куйган.
Лениногорск эчке эшләр бүлеге, шалтыратулар нинди генә мессенджердан, кайсы гына банк логотибы белән булуга карамастан, аларга ышанмаска өнди.
Әгәр дә инде мошенниклар корбаны булгансыз икән, шунда ук полициягә 02 телефоны аша хәбәр итегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев