Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскины тагын төтен болыты каплады

Янгын сүндерүчеләр хәбәренә караганда, бүген 13.33 сәгатьтә Лениногорск районында Писмән станциясе янында тимер юл буенда корыган үлән януы хакында хәбәр килгән.

 

14.40 сәгатьтә Бөгелмә станциясеннән ут белән көрәшүчеләргә ярдәмгә янгын сүндерү поездын җибәргәннәр. Торак пунктлар һәм урманнарга куркыныч янамый.

Тимер юл транспорты, инфраструктура объектларына зыян килмәде дип хәбәр ителә. Янгын сәбәпләре ачыклана. Янгынның мәйданы үлчәнмәгән әле.

Моннан тыш космик мониторинг аша Бөгелмә районы Иркен поселогы янында коры үлән һәм камыш яну очрагы теркәлгән. Торак пунктка куркыныч янамый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев